Барлык яңалыклар
Спорт
9 февраль 2021, 12:14

Көрәшчеләребезнең җиңүгә булган ихтыяр көче кимеми!

Узган ял көннәре Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләренә җиңүләр һәм онытылмаслык тәэссоратлар китерде. Алар Уфада Башкорт дәүләт аграр университетының спорт комплексында үткән III Ачык Евразия студентның көрәш сәнгате уеннарында катнашты.

Медальләр өчен көрәштә ярышларда 10 илдән 600дән артык спортчы чыгыш ясады. Ярышларны ачу тантанасында Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин һәм башка абруйлы кунаклар катнашты.
Берничә спорт мәйданында айкидо, билбау көрәше, каратэ, самбо һ.б. спорт төрләре буенча алышлар барды. Стәрлебаш көрәшчеләре келәмдә үткән очрашулардан соң призлы урыннар алды. Самбо көрәше буенча тренер-преподаватель Шамил Ямилов 98 килограммга кадәрге авырлык категориясендә 18-25 яшьлек ир-егетләр арасында беренче урынны алды. Аның тәрбияләнүчеләре тренерларының үрнәгенә иярде – Тимур Тайгунов шулай ук үсмерләр арасында (16-17 яшьлекләр, 71 килограммга кадәр) алтын медаль яулады, ә Алмаз Гарипов (16-17 яшьлекләр, 88 килограммга кадәр) (өстәге рәсемдә) бронза призеры булды. Икенче көнне Илдар Муратов тәрбияләнүчесе Камила Рафикова (астагы рәсемдә) 52 килограммга кадәр авырлык категориясендә 18-25 яшьлек кызлар арасында билбау көрәшендә көмеш яулады. Көрәшчеләребезнең мондый ярышларда катнашуы һәм җиңүе пандемия вакытында сәламәт яшәү рәвешенең сүнмәве, ә, киресенчә, үсә баруы турында сөйли.
Рәйлә ТАЙГУНОВА.
Фотолар социаль челтәрдән алынды.
Читайте нас: