Барлык яңалыклар
Спорт
9 февраль 2021, 11:50

Чемпион булып тумыйлар...

Шимбә көнне үткән чаңгы ярышлары спортчыларга һәм тарафдарларга һава шартларының үзгәрүе белән генә түгел, аларда “Русская ракета” буларак киң билгеле, легендар биатлончы, Атказанган спорт мастеры, алты тапкыр дөнья чемпионы, эстафета командасы составында Олимпия уеннары бронза призеры Максим Чудовның катнашуы белән дә истә калырлык булды.

Максим Александрович килү белән район хакимияте башлыгы Р.К.Рахмангулов белән очрашты. Әңгәмәләшү барышында безнең районда яшь биатлончыларны әзерләү Үзәген булдыру турында килешенде. Чөнки спорт карьерасының башлангыч этабында сәләтле балаларга ярдәм, киләчәктә югары уңышларга ирешүдә аларның мөмкинлекләрен ачу, осталыгын күтәрү бик кирәк. Шуны билгеләп үтик, Стәрлебаш егетләре үзләрен лаеклы күрсәтә: Игнатий Афанасьев һәм Тимур Фәхриев биатлон буенча республика җыелма командасына кертелде.
“Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексына барганнан соң М.Чудов чаңгы базасында спорт белән шөгыльләнү шартлары белән танышып, стәрлебашлыларның бу җәһәттән зур мөмкинлекләрен – җылы бина, менә дигән чаңгы юлы булуын билгеләде. Әлеге юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәклеген билгеләде, әлбәттә, байтак финанс чыгымнары таләп ителәчәк, ләкин нәтиҗәдә без күбрәк отачакбыз – бүген стартка чыгучылар арасында чемпионнар үсәдер, бәлки. Максим Чудов үзе Уфа районының Михайловка авылында туып-үскән. Көн саен күнегүләргә йөреп, максатыңа ныкышмалы килүнең нәрсә икәнен ул яхшы белә. Ул зур турнирларда, Дөнья чемпионатларында катнашкан, Олимпия уеннарында титуллы спортчылар белән ярышкан. Спорт карьерасын 2013 елда тәмамлаган. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы Биатлон һәм чаңгы федерациясе рәисе булып тора.
- Сезнең авылыгызның спортчан булуы бик уңай күренеш – бүгенге ярышлар моны раслап тора. Чаңгы спорты белән шөгыльләнүегез өчен рәхмәт, бу бик шәп. Һәркайсыгызның үсәр урыны бар. Барыгызга да җиңүләр генә телим, кем дә булса, кайчан да булса Олимпия медален мотлак яулар дип ышанам. Алга таба барырга, үсешергә кирәк, бу җиңел һәм тиз түгел, әмма моңа омтылырга кирәк, - диде ул ярышта катнашучылар алдында сәламләү сүзендә, берничә спортчыга “ГТОда аерылып торган өчен билгесе”н тапшырып.
Стәрлебашта танылган спортчының тарафдарлары байтак булып чыкты. Билгеле шәхес белән фотога төшәргә, теләкләрен җиткерергә һәм кул биреп күрешергә, автографын алырга теләүчеләр күп булды.
Аннары кунак иң кечеләр төркеменә кергән спортчыларга старт бирде. Әйтергә кирәк, бу көнне һава шартлары чаңгычылар ягында булмады. Салкын булмаса да, иртә белән эре җепшек кар яуды, бу спортчылар өчен чын-чынлап сынау булды. Шулай да дистанцияне барысы да – мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары һәм авыл биләмәләре вәкилләреннән торган 200дән артык кеше үтте. Җиңүчеләр медальләр, Почет грамоталары һәм Кубоклар белән бүләкләнде. Һәр катнашучы бу көнне үзе белән күңелле тәэссоратлар һәм уңай хис-тойгылар алып китте.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: