Барлык яңалыклар
Спорт
2 февраль 2021, 12:03

Чаңгыда җилдерделәр

- Иртән салкын гына торган көн җылына төште, шуңа күрә майны дөрес сайлау мөһим, - Хәлекәй командасы вәкиле Нәзир Мостафаев үзенең чаңгыларын җентекләп карый-карый шулай диде. Сүз юк, чаңгыларны яхшы әзерләү - чаңгы спортында мөһим фактор, әмма моңардан тыш, әйбәт физик әзерлек, дистанцияне үткәндә көчеңне дөрес бүлү һәм әлбәттә инде, җиңүгә ихтыяр кирәк.

Шимбә көне үткән, Сәламәтлек һәм актив озын гомерлелек елына багышланган район чаңгы ярышларында катнашучылар нәкъ менә шундый сыйфатларны күрсәтте. Тантаналы сафка тезелгәннән һәм район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Ф.Ә.Шаһисолтановның сәламләү сүзеннән соң, иң кечкенәләр – 9-10 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен старт бирелде. Яшь чаңгычылар команда бирелү белән урыныннан кузгалды. Дөрес, барысы да уңышлы башлап китә алмады. Егылучылар да булды, әмма алар шунда ук аякка басып, калганнарны куып җитәргә ашыкты. Алар стадион буйлап бер километрлы әйләнә ясады. Финиш сызыгына беренче булып 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбеннән Виктория Попова килде. Аның вакыты – 5 минут 13 секунд. Икенче призер Гөлназ Әхмәтованың (Тәтер-Арслан урта мәктәбе) күрсәткече – 5 минут 29 секунд. Өченче булып Первомайский урта мәктәбеннән Яна Мурзина килде. Әлеге төркемдә малайлар арасында барлык призлы урыннарны башлангыч мәктәпнең яшь чаңгычылары: Араз Галиев, Ирек Мусин, Динияр Мөрәсев алды. Бу исемнәрне исегездә калдырыгыз. Алар үзләрен күрсәтер әле, әлеге яшь чаңгычыларның барысы да алда.
Менә калган төркемнәрдә җиңүчеләрнең исемнәре, аларның күпләре район спорт ярышларында җиңүчеләр исемлегендә билгеләнгәне бар, күп җиңүләр яулап, яңа наградалар алуларын дәвам итәләр. Эльвина Мөрәсева, Вероника Голубкина, Юля Хәйбуллина, Арсен Кадыйров, Рәнис Корбанов, Ремир Гелимов – район үзәгенең 1 һәм 2 санлы урта мәктәпләре вәкилләре.
2006-2007 елгы укучылар төркемендә дә шушы ук мәктәпләр укучылары аерылып торды. Ике яшь чаңгычы Арина Галиева һәм София Мусина арасында киеренке көрәш барды, алар башта ук төп төркемнән аерылып чыкты һәм дистанцияне үткәнче бер-берсе белән узыштылар. Алтын медальнең язмышы финиш сызыгында хәл ителде, София җиңүне Аринадан тартып алырга өлгерде. Барысы да секундлар эчендә хәл ителде. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тагын бер тәрбияләнүчесе Милена Ефремова өченче урынны алды. Шушы төркемгә кергән үсмерләр арасында Данил Афанасьев финишка зур өстенлек белән килде. Әйткәндәй, аның бертуганы Игнат бу көнне Тимур Фәхриев белән кышкы биатлон буенча республика ярышларына киткән иде. Пьедесталның икенче баскычына Эрнест Кадыйров (1 санлы урта мәктәп) күтәрелде, Кирилл Павлов (2 санлы урта мәктәп) өченче булды. Укучыларның олылар төркемендә 2 санлы мәктәп вәкилләре яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Жанна Макарова һәм Рәнис Мусин беренче урыннарны алды, Данис Корбанов икенче булды. Әмма гомумкоманда зачетында алар җиңү яулый алмады, чөнки команданың бер вәкиле дистанциядән чыкты. Җиңүчеләр исемлегендә шулай ук: Светлана Денисова (Айдарәле урта мәктәбе), Алина Халикова һәм Илназ Хәбибуллин (1 санлы урта мәктәп).
Олылардан Почет пьедесталына күтәрелделәр: Зөлфия Гыйльманова (Первомайский урта мәктәбе), Светлана Шәйхулова (тармакара колледж өчен ярышты), Светлана Мансурова, Алексей Афанасьев (коррекция мәктәп-интернаты), Линар Рәхимкулов (район хакимияте), Илнур Әхмәтшин (үзәк район дәваханәсе). Авыл биләмәләре арасында иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Динара Ибраһимова (Стәрлебаш), Кадрия Назарова (Хәлекәй), Айгөл Хәсәнова (Бузат), Ильвир Низаметдинов (Бузат), Нәзир Мостафаев (Хәлекәй), Мидхәт Садриев (Стәрлебаш).
Мондый спорт чаралары һичшиксез үткәрелергә тиеш. Чөнки алар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап кына калмый, чаңгы спортын яратучыларны бергә туплый һәм вакытны яхшы, күңелле итеп үткәрергә ярдәм итә. Чаңгы юлында киләсе очрашканга кадәр!
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Р.ЯГЪФӘРОВ фотолары.
Читайте нас: