Барлык яңалыклар
Спорт
19 гыйнвар 2021, 11:36

Ышанычны акладылар!

Гәзитнең үткән санында район үзәгеннән Рита һәм Наил Ишбулдиннар гаиләсенең уллары Илмир белән җомга көнне Уфада “Динамо” стадионында үткәрелгән “Яңа ел гаилә уеннары-2021” республика фестивале финалында безнең район данын яклаячакларын язган идек.

Финал ярышларында бөтен Башкортстаннан 63 гаилә командасы – муниципаль этапта җиңүчеләр очрашты. Көндәшлек зур булуга карамастан, Ишбулдиннар гаиләсе лаеклы чыгыш ясады! Алар “Яңа ел гаилә уеннары” финалы кысалырнда “Пималарда бозда хоккей уйнау”да II урын алды һәм махсус бүләк - “Кировец” хоккей клубы Кубогына лаек булды.
Уеннар тәмамланганнан соң финалда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлау һәм артабан да шундый ук рухта дәвам итүләрен теләү өчен без алар белән бәйләнешкә кердек. Алар үзләрен биләп алган уңай тәэссоратларын яшермәде һәм чарадан алган тойгылары белән уртаклашты. Уеннар югары дәрәҗәдә оештырылды һәм чагу, тамашалы, күңелле үтте, диделәр Ишбулдиннар. Бу вакыйга безнең хәтердә озак сакланачак, диделәр алар.
Без үзебезнең команда өчен бик шат! Ышаныч һәм омтылыш булганда, чикләр булмавын алар тагын бер тапкыр раслады. Афәрин!
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото ачык чыганактан алынды.
Читайте нас: