Стәрлебаш, Миякә, Федоровка һәм Ишембай муниципаль район хакимиятләре командалары арасында үткән традицион Спартакиада спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү генә түгел, ә хезмәткәрләренә үрнәк күрсәтү, бер уңайдан үзеңнең физик мөмкинлекләреңне тикшерү, рәсми булмаган мохиттә аралашуга юнәлтелгән иде.
Ул ел саен республиканың көньяк зонасы районнарының берсендә Яңа ел каникулында үтә. Быел 5 гыйнварда эстафетаны стәрлебашлылар кабул итте. Шунысы кызыклы, тугыз ел элек Спартакиада нәкъ безнең районда старт алган иде. Хезмәттәшләрен Стәрлебаш, Ишембай һәм Федоровка районнары хакимиятләре башлыклары җылы сәламләде. Аларны Раштуа бәйрәме белән котлады. Спорт чәме, җиңүләр, кызыклы аралашу теләде.
Спартакиаданы волейболчылар ачты. Уеннар мавыктыргыч һәм кызу барды. Спортчылар һәр туп өчен кыю көрәште (рәсемдә). Нәтиҗәдә Ишембай районы командасы иң көчлесе булды, икенче урында - миякәлеләр, өченче урында - стәрлебашлылар.
Аннары “Күңелле стартлар” булды, ул үзенең исемен тулысынча аклады. Район Мәдәният йортының спорт залында катнашучылар баскетбол тубын аркалары белән йөрткәндә, сикерүче тупларда утырып йөргәндә, боҗра аша йөгереп үткәндә һәм башка уеннар барышында күтәренке кәеф хакимлек итте. Шулай ук дартс һәм йөзү буенча ярышлар да тарафдарлар ярдәмендә бик кызыклы һәм кызу барды. Нәтиҗәләр чыгарганнан соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Беренче урында Ишембай районы командасы, икенче урында - Миякә, өченче урында - Стәрлебаш, дүртенче урында Федоровка районнары командалары. Барлык җиңүчеләр Кубоклар, медальләр, Почет грамоталары белән бүләкләнде. Катнашучылар сүзләре буенча, иң мөһиме – кызыклы гына түгел, файдалы да аралашу булды.
Киләсе очрашуны Ишембай районында үткәрергә карар ителде.