Барлык яңалыклар
Спорт
1 гыйнвар 2021, 02:00

Республика данын яклап, җиңү яуладылар

Стәрлетамак шәһәрендә Идел буе федераль округы белем бирү учреждениеләре укучылары арасында халык уеннарының һәм милли спорт төрләренең III Бөтенрусия фестивале үтте.
Анда Башкортстан данын Стәрлебаш спортчылары да яклады. Нәтиҗәдә республика көрәшчеләр командасы беренче урынны алды. Безнең спортчылар да үзләрен бар осталыгында күрсәтте. 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең 10 класс укучысы Рөстәм Мөхәммәтшин 90 килограммга кадәрге авырлык категориясендә беренче урынны алды, ә Стәрлетамак тармакара колледжының Стәрлебаш филиалы укучысы Илһам Кулсарин (65 кг) – икенче урынга лаек булды. Якташыбыз, милли көрәш буенча берничә тапкыр Русия һәм республика чемпионы Илдар Моратов фестивальдә судья булды.

Читайте нас