Русия Федерациясе VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты З.З.Байгускаров үзенең районга сәфәрен И.И.Исламоратов җитәкчелегендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең баскетбол командасына Стәрлебаш районы логотибы белән спорт киемнәре тапшырудан башлады.
Яшь баскетболчылар мондый бүләккә ныкышмалы тренировкалар һәм әйбәт нәтиҗәләр күрсәтеп лаек булды. Күптән түгел алар, көндәшләрен җиңеп, республиканың көньяк зонасында иң яхшылары булды.
- Сезнең спорт белән шөгыльләнү белән бергә җиңүләр дә яулавыгызга бик шатмын, - дип билгеләде үзенең чыгышында Зариф Закир улы. – Спорт рухны чыныктыра, көчле, ныкышмалы булырга, куелган бурычларга ирешергә өйрәтә. Район җитәкчелегенең спорт һәм спортчыларны хуплавы, алар өчен күп нәрсә эшләве дә бик яхшы.
- Стәрлебаш районы һәрвакыт спорт казанышлары белән дан тотты. Өлкән буынның матур традицияләрен лаеклы дәвам итәрсез дип ышанам, - дип билгеләде спортчыларны сәламләп район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров.
Аннары Зариф Закир улы район Советының чираттан тыш алтынчы киңәшмәсе эшендә катнашты. Җыелучыларга РФ Дәүләт Думасы депутатларының нинди закон проектлары өстендә эшләүләрен сөйләде. Алар исәбендә пенсияләрне индексацияләү, минималь хезмәт хакы күләмен арттыру, судлар эшләренә кагылышлы законнар, җавапсыз машина йөртүчеләргә җәза һ.б. Шулай ук бердәмрусиялеләр тарафыннан 2017 елда гамәлгә ашырылучы яңа проектлар турында. Җыелучылар депутатка көнүзәк сораулар бирде.
З.З.Байгускаров сәфәрен гражданнарны кабул итү белән тәмамлады. Бу көнне мөрәҗәгатьләрнең күбесе шәхси характерда булды. Килүчеләр депутаттан эшкә урнашуда, фермерлык хуҗалыгын киңәйтүгә һәм өй төзелешен тәмамлауга кредитлар алуда, усал нияттә алимент түләмәүчегә буйсындыру чарасы табуда ярдәм итүләрен үтенде. Спорт комитеты рәисе Р.Яруллин районда республика дәрәҗәсендәге ярышлар үткәрүдә ярдәм сорады. Моның өчен спорт базасы, тәҗрибә һәм барлык шартлар бар. Сарайса авыл биләмәсе башлыгы Айрат Хәсәнов Елембәт авыл мәдәният йортын ремонтлауда ярдәм итүләрен үтенде.
Сугыш ветераны, стәрлебашлы Абдрахман Абдрахманов даруларга бәяләрнең югары булуы, ришвәтчелеккә каршы көрәшне катгыйлату зарурлыгы һәм минималь хезмәт хакы күләмен үзгәртү турындагы хәлне ил җитәкчелегенә җиткерүне үтенде. Депутатларның көчләрен кызганмый, халык мәнфәгатендә эшләвен теләде.
Барысын да игътибар белән тыңлаганнан соң Зариф Закир улы сорауларга анык җаваплар бирде. Фикерләргә караганда, стәрлебашлылар ишеткәннәреннән канәгать калды.