Барлык яңалыклар
Спорт
29 октябрь 2020, 14:03

Уфада беренче онлайн велоквест узачак

2020 елның 30 октябрендә Башкортстан Республикасы велосипедчылары берлеге "Европа-Азия Велосукмагы" проекты кысаларында Урал таулары илчелеге белән берлектә чираттагы Велоквест үткәрә.

Бу юлы ул онлайн формата узачак. Квестта катнашучыларга махсус күрсәтелгән нокталар буенча узарга һәм шәһәр интерьерының яки дизайнының, архитектурасының үзенчәлекле элементларын табарга кирәк.
Квестта командалар катнаша, командада 1-5 кеше булырга мөмкин.
Квест 19:00 сәгатьтә башлана һәм 21:00 сәгатьтә тәмамлана.
Әгәр сезнең әлегә командагыз юк икән – сайтта катнашучы буларак теркәлегез, команда сезне табар!

Квестта катнашырга теләүчеләргә нәрсәләрне белергә кирәк:
Теркәлгәннән соң үз командаңны төзергә яки башкаларныкына кушылырга.
* Сылтама буенча теркәлү узарга https://www.velo102.ru/#quest
Сезне махсус чатларга кертәчәкләр. Анда үзеңә команда табарга мөмкин булачак.
* Онлайн-брифинг тыңларга (Велоуфа Инстаграмында үткәреләчәк https://www.instagram.com/veloufa/) һәм квест биреме алырга.
* Квест башланган вакытта 19-00 Аксаков-З.Вәлиди-Цюрупа-Революцион (нокталарның төп өлеше шунда урнашкан) урамнары чатларында булырга.
Велоквестта катнашучылар өчен Урал таулары Илчелеге (Мостай Кәрим ур., 44) кайнар чәй эчәргә мөмкин булган урын оештыра. Шунда ук ВелоКвест штабы да урнашачак. Исегезгә төшерәбез, барлык катнашучыларга да социаль дистанцияне сакларга, битлек һәм перчаткаларда булырга кирәк.
Велоквестта катнашу бушлай.

“Европа-Азия” проекты Башкортстан Республикасы башлыгы грантлары конкурсында җиңүче һәм Башкортстан Республикасы гражданнар җәмгыятенә ярдәм итү Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

Каспранова Ләйсән https://omet-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: