Барлык яңалыклар
Спорт
27 октябрь 2020, 12:15

Шахмат осталары

Район шахмат ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары арасында Бузат урта мәктәбе укучылары еш очрый. Укучыларның уңышында әлеге мәктәптә шахмат түгәрәген алып барган Альбина Аюкасованың хезмәте зур.

Альбина үзе шахмат буенча спорт мастерлыгына кандидат. Алты яшеннән туган шәһәре Чарджоуда (әлеге Турменабад) шахмат мәктәбенә йөргән. 2002 елда Бузат авылына күченеп кайтканнан соң, ул авылның мәдәни-спорт тормышына кереп китә. Аюкасовлар гаиләсе – авылда һәм районда үткәрелгән төрле чараларда актив катнашучы.
Күпмедер вакыттан А.Аюкасова мәктәп укучыларын шахмат уенына җәлеп итү ниятендә түгәрәк оештыра. Тәҗрибәле шахматчы кулы астында әлеге уенны уйнарга теләүчеләр күп кенә булып чыга. Бүгенге көнне түгәрәккә утыз бала йөри, бу мәктәп укучыларының яртысы. Занятиеләр атнасына ике тапкыр үткәрелә. Хәзер ышаныч белән яшь бузатлылар – яшхы шахматчылар дип әйтергә мөмкин. Артур Шапошников, Вилдан Галиуллин, Алина Абайдуллина, Элла Шапошникова, Кәрим Гатауллин, Руслан Ариткулов, Руслана Кибисская, Арсен Галиуллин, Карина Фәттахова бигрәк тә аерылып тора. Балаларны әти-әниләре дә хуплый, алар ярдәмендә шахмат уены өчен кирәкле барлык нәрсә булдырылган.
- Бирегә йөргән балалар бик җаваплы һәм тырыш, - ди тренер. – Түгәрәккә беренче класслар да, өлкән класс укучылары да йөри. Мин аларга шахмат уенының фикерләү сәләтен арттыруы, хәтерне күнектерү, җиңүгә омтылыш кебек сыйфатлар тәрбияләве турында еш әйтәм.
Бузат укучыларының ниндидер яңа нәрсәләр үзләштерү һәм аларны шахмат ярышларында күрсәтү мөмкинлеге булуы бик яхшы.
Фаягөл ЙОСЫПОВА. Рөстәм ЯГЪФӘРОВ фотосы.
Читайте нас: