Барлык яңалыклар
Спорт
21 октябрь 2020, 00:50

Мөмкинлекләре чиклеләр аның чиксезлеген раслады

Республикада мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт фестиваленең икенче, йомгаклау этабы узды. Мәләвез районында үткән ярышларда бөтен республикадан 28 команда спортчылары катнашты.Инвалидлыгы булган кешеләр өчен әлеге спорт бәйрәмен Башкортстан Гражданлык җәмгыятенә булышлык итү фонды гранты акчасына Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан төбәк оешмасы оештырды.

Проект мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында спортны үстерүгә юнәлдерелгән.

«ИнваФест»ның беренче этабы сентябрь аенда узды: ул вакытта пауэрлифтинг һәм гер спорты буенча ярышлар үткәрелде. Ә 18-20 октябрьдә бөтен республика спортчылары дартс һәм өстәл теннисы буенча иң яхшы спортчылар исеме өчен көрәште.

Шул ук вакытта, CОVID-19ны кисәтү буенча "Роспотребнадзор" киңәшләрен үтәү өчен ярышлар изоляцияләнгән өч мәйданчыкта узды, аларның һәркайсына 25 кеше керү рөхсәт ителде.

- Башкортстан Республикасы Гражданлык җәмгыятенә булышлык итү фондына шушы очрашуны, бу ярышларны оештыру мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерәбез, - диде тантананы ачканда Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Башкортстан оешмасы рәисе Олег Ротов.

- Безнең оешмада егетләр көненә 3 тапкыр шөгыльләнә, - дип сөйли Стәрлетамак командасы вәкиле Айгөл Иванова. – Һәм бу ярышлар безнең өчен бик зур әһәмияткә ия. Нәкъ менә биредә без юкка гына тырышмавыбызны һәм тренерларыбызның тырышлыгы бушка узмавын аңладык. Спорт - ул җиңү генә түгел, ә зур хезмәт тә, кайвакыт хәтта күз яшьләре дә.

Стәрлетамаклыларның чыгышы лаеклы бәяләнде: фестиваль призерлары арасына керү өчен командага бераз гына җитмәде. Ике көнлек ярышлар нәтиҗәләре буенча турнир таблицасы түбәндәгечә күренә.

Өстәл теннисы:
I урын – Мәләвез районы,
II урын – Туймазы районы,
III урын – Салават районы.

Дартс:
I урын - Туймазы районы,
II урын – Салават шәһәре,
III урын – Кандра бистәсе/Мәләвез районы.

Фото: "Башинформ"
Автор: Айгөл Юлъякшина
Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: