- Барыннан да элек, сезне безнең өчен мөһим бәйрәм – Республика көне белән котлыйсым килә – Башкортстан, бөек илебез кебек үк, алга барсын һәм үссен! - диде Радий Хәбиров. - Шулай ук көрәшче спортчыларга да рәхмәт әйтәсем килә. Шушы өч көн эчендә алар спортның бу төрен югары дәрәҗәдә һәм матур итеп күрсәтеп, безгә чын күңелдән рәхәтлек китерделәр. Хәзер грек-рим көрәше секциясенә күбрәк бала килер дип ышанам. Ә без инде иртәгәдән яңа ярышларга – 2021 елда Башкортстанда узачак үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионатына әзерләнә башлаячакбыз.
Узган ярышлар нәтиҗәләре буенча Санкт-Петербург командасы спорт көрәше буенча Русия Кубогына ия булды, икенче һәм өченче урыннарны Мәскәү һәм Мордовия Республикасы җыелма командалары алды.