Барлык яңалыклар
Спорт
11 октябрь 2020, 00:44

"Радий кебек шәкертем белән горурланам"

Радий Хәбировның тренеры Александр Григорьев югары дәүләт бүләгенә лаек булды.

Грек-рим көрәше буенча Радий Хәбировның шәхси тренеры Александр Григорьев бүген Русия Кубогын тантаналы рәвештә ачу вакытында Башкортстан Башлыгы призына спорт көрәше буенча шәхси һәм команда зачетында Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнде. Аның сүзләренә караганда, бу аның өчен көтелмәгән хәл булган һәм үзенең тәрбияләнүчесе кулыннан шундый югары дәүләт бүләген алу аның өчен икеләтә күңелле.
- Һәр тренер югары дәрәҗәдәге спортчыны әзерләргә генә түгел, ә бөек Русиянең лаеклы гражданы булырга да хыяллана. Мин үз шәкертем белән горурланам, ул - Башкортстанның лаеклы улы”, - диде тренер.
Александр Григорьев бүген республиканың спорт көрәше буенча Олимпия резервы мәктәбе директоры булып эшли, ул - Башкортстанның Спорт көрәше федерациясе башкарма комитеты әгъзасы, грек-рим көрәше өчен җаваплы, республика мәгарифе отличнигы, Башкортстанның Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, классик көрәш буенча СССР спорт мастеры.
Радий Хәбиров бүген шулай ук Салават Юлаев ордены белән Олимпия чемпионы, СССРның һәм Русиянең атказанган тренеры, Русиянең Спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвилины бүләкләде.
Төбәк Башлыгы кулыннан республиканың Мактау грамотасын Башкортстан Спорт көрәше федерациясенең беренче вице-президенты, классик көрәш буенча СССР спорт мастеры Алексей Борман да алды.
Фото:bashinform.ru

Гөлия Мөгаллимова https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: