Барлык яңалыклар
Спорт
8 октябрь 2020, 13:13

Футбол клубын кем җитәкләр?

"Уфа" футбол клубы иртәгә яңа баш тренерның исемен игълан итәчәк.

Вадим Евсеевның "Уфа" футбол клубының баш тренеры вазифасыннан китүе команда җитәкчелеген дә, уенчыларның да күңелен төшерде. Клубның директорлар советы рәисе Ростислав Мурзагулов сүзләре буенча, тренер Зенит командасыннан 6: 0 исәбе белән җиңелүдән соң бу карарга килгән.
"Әлеге уеннан соң, без аның белән сөйләштек һәм бу җиңелүнең очраклы хәл генә икәнлеген аңлатып тынычландырдык. Әмма соңрак, ул үзенең уеннан кире кайтмавын белдерде. Команда Вадим Валентиновичны бик ярата, алар аңа ышаналар иде. Команданы озак вакыт стресс хәлендә калдырырга ярамый. Вадим Евсеев дәрәҗәсендәге тренер чакыру сорала”,- диде Мурзагулов
Иртәгә “Уфа” га яңа баш тренер билгеләү карары кабул ителәчәк.
Спорт җәмгыяте “Уфа”ның баш тренеры вазифасына берничә кандидат турында сөйләшә. “Велеса” остазы Алексей Стукалов яки “Краснодар” һәм “Спартак” ның элеккеге тренеры Олег Кононов киләчәк дигән фаразлар бар.

Фаткуллин Рәдиф https://omet-rb.rbsmi.ru/
Фото: Башинформ.
Читайте нас: