Барлык яңалыклар
Спорт
7 октябрь 2020, 11:41

Хезмәткә һәм оборонага әзерсеңме?

6 октябрьдә Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Президиумы утырышында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар.

Республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов шәһәрләрдә һәм районнарда 68 тест үзәге булдырылуы турында сөйләде. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында икенче урында. "ГТО" системасы порталында 478 330 кеше теркәлгән, бу, узган елдагыга караганда, 62 мең кешегә күбрәк.
- Агымдагы елның 9 аенда ГТО нормативларын 4 347 кеше үтәгән, аларның 3777се – алтын, 319ы - көмеш, 251е - бронза билгегә, - дип билгеләп үтте министр.

Ел саен республикада гомуми белем бирү оешмалары, студентлар, закон чыгару һәм башкарма власть органнары хезмәткәрләре, хезмәт коллективлары, гаилә командалары арасында кышкы һәм җәйге ГТО фестивальләре үткәрелә.

Республиканың җыелма командалары ГТОның Бөтенрусия фестивальләрендә катнаша. Быел ГТО комплексы нормативларын үтәгән гражданнар өлешен 40 процентка арттыру буенча бурычлар куелды.

– Хәзер сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка күбрәк кеше игътибар бирә, - дип билгеләп үтте Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров. – Күп кенә кешеләр хәтта катлаулы булмаган күнегүләрнең дә сәламәтлекне ныгытырга һәм үзләрен тонуста тотарга ярдәм итәчәген аңлый. Ә ГТО нормативлары, беренче чиратта, яшьләр өчен модалы юнәлеш булырга тиеш.

Фото: kudatumen.ru

Резеда Галикәева https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: