Барлык яңалыклар
Спорт
2 октябрь 2020, 17:20

"Зур футбол - бу безнең тарихның бер өлеше..."

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Уфа» футбол клубы уенчылары һәм менеджменты белән очрашты.

- Сезнең һәм бөтен республика өчен авыр чорлар кичерәбез, әмма мин әйттем һәм хәзер кабатлыйм: без клубка ярдәм итүне туктатмаячакбыз! Зур футбол - бу безнең тарихның бер өлеше, һәм без хәтта аны туктатырга уйламыйбыз. Киресенчә, футбол манежын төзибез, зур, заманча стадион төзелешенең мөмкин булган барлык вариантларын эзлибез, — диде ул.

- Дуслар бәладә сынала, диләр, авыр хәлдә безне ташламыйлар, төрле яклап ярдәм итәләр һәм катлаулы хәлдән чыгу юлларын табарга булышалар. Бу безнең өчен бик мөһим, — ди команданың баш тренеры Вадим Евсеев. Ул җанатарларны уен белән сөендерү өчен бөтен көчен куярга вәгъдә бирде.

"Уфа" командасының сакчысы һәм капитаны Боян Йокич әйтүенчә, командага ярдәм бик мөһим, һәм бер җиңү барысының да, шул исәптән коллективтагы кәефне дә үзгәртәчәк.

- Әгәр бу чыннан да шулай мөһим икән, әйдәгез, иртәгә бөтен Хөкүмәтне алып килермен, - диде Радий Хәбиров.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

Ример Насретдинов https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: