Спорт
1 сентябрь 2019, 16:53

Каринэ Хәбирова Уфада халыкара марафонда йөгерергә чыкты

Уфада бүген үткән бишенче халыкара марафонда танылган кешеләр дә катнашты. Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринә Хәбирова да йөгерергә чыкты.

"Башка марафончылар белән беррәттән стартка Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринә Хәбирова да чыкты. Кызгылт сары футболкаларда шулай ук республика башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, төбәк хөкүмәте вице-премьеры вазифаларын башкаручы Ленара Иванова һәм башка түрәләр бар иде", диелә бу хәбәрдә.

Шулай ук супер геройлар — Тимер Кеше һәм Бэтмен да булган. Марафончыларга көч бирергә Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, комментатор Дмитрий Губерниев, театр һәм кино актеры Александр Носик, популяр башкаручы Доминик Джокер килгән.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Читайте нас