Владимир Путин Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров исеменә җибәргән телеграммада болай диелә:
"Хөрмәтле спортчылар! Сезне чын күңелдән җиңүегез белән котлыйм!
Сез дөнья чемпионатында безнең җыелма команданың уңышларын арттырдыгыз, илебез спортының югары казанышлары тарихына тагын бер якты сәхифә яздыгыз, үзегезне нык, бердәм, яхшы әзерлекле команда буларак күрсәттегез.
Әлбәттә, сезнең тренерларыгызны билгеләп үтәргә кирәк. Алар сезгә максатларга ирешергә, ярышларда лаеклы чыгыш ясарга ярдәм итә.
Сезгә алга таба да уңышлар телим!"