Спорт
12 Июля 2019, 07:05

Тизрәк, югарырак, көчлерәк!

Башкалабыз Уфада 53нче Җәйге халыкара балалар уеннарына старт бирелде Спорт ярышларын ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путинның Халыкара балалар уеннарын оештыручыларга һәм аның кунакларына сәламләү сүзләрен укып ишеттерде. Анда дәүләт башлыгы мондый сүзләр юллаган:

“Олимпия идеалларын ныгытуга, сәламәт, актив яшәү рәвеше кыйммәтләрен үстерүгә, төрле илләрдән яшь буын вәкилләре арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга юнәлтелгән әлеге искиткеч ярышларның яңадан Башкортстан башкаласында үтүе – безнең өчен горурлык. Республикада шундый зур һәм дәрәҗәле чараларны оештыру һәм уздыру буенча зур тәҗрибә тупланган. 2013 елда биредә Кышкы халыкара балалар уеннары зур уңыш белән узды, катнашучылар һәм тамашачылар өчен чын бәйрәм булды.

Һәм, әлбәттә, Русиядә балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерүгә дәүләт тарафыннан традицион рәвештә өстенлекле игътибар бирелүен билгеләп үтәм. Бездә заманча спорт, ял итү инфраструктурасы булдырылган, заман таләпләре буенча җиһазландырылган стадионнар, күнегүләр һәм сәламәтләндерү комплекслары эшли, һәм якын арада уеннарның күпсанлы кунаклары моңа үзләре инана алачак. Катнашучыларга – уңышлы чыгышлар, ә җанатарларга яхшы кәеф һәм якты тәэссоратлар телим!”

Шулай ук, 53нче Җәйге халыкара балалар уеннарын ачу тантанасында Русиянең спорт министры урынбасары Сергей Косилов, Халыкара балалар уеннары комитеты президенты Торстен Раш, Русиянең Олимпия комитеты генеральный секретаре Анастасия Давыдова һәм Уфа мэры Өлфәт Мостафин катнаштылар.

Әйтергә кирәк, бу бәйгедә Русия һәм Башкортстан данын Уфа, Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама, Күмертау, Белорет, Бөре, Салават һәм Туймазы спортчылары яклый.

Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас