- "Газпром" компаниясе, уеннарның генераль иганәчесе буларак, 150 миллион сум акча бүлеп бирде. Русия Спорт министрлыгыннан 15 миллион сум күләмендә өстәмә финанслау алдык, - дип билгеләп үтте яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов.
Шулай ук, ведомство җитәкчесе хәбәр иткәнчә, республика Камышлыдагы Спорт әзерлеге үзәге төзелешенә һәм спорт җиһазлары сатып алуга 3,5 миллиард сумнан артык акча юнәлткән.
Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин сүзләренә караганда, шәһәр "Кашкадан" мәйданчыкларын һәм паркын төзекләндерүгә 83 миллион сум акча бүлгән.