Турнир бик кызу барды. Уенчыларның һәм тарафдарларның хис-тойгылары ташып торды. Нәтиҗәдә һәркем кәеф күтәренкелеге, бик күп уңай тәэссоратлар алды.
2010-2011 елгылар төркемендә беренче урынны 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе командасы, икенче урынны – Елембәт урта мәктәбе командасы, өченче урынны – Стәрлебаш башлангыч мәктәбе командасы алды.
2008-2009 елгылар төркемендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урын – 2 санлы урта мәктәп спортчыларында, икенче урын – Первомайский урта мәктәбе, өченче урын – Елембәт урта мәктәбе командаларында.
Җиңүчеләр һәм призерлар Кубоклар, Грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
***
Шулай ук ай башында Стәрлебаш авылының спорт-сәламәтләндерү комплексында республика мәктәп укучылары Спартакиадасы зачетына көрәш буенча республика зональ ярышлары үтте.
Аларда барлыгы дүрт команда катнашты. Йомгаклардан соң беренче урын стәрлебашлыларга бирелде, икенче урында – куергазылылар, өченче урында – күгәрченлеләр, дүртенче урында – федоровкалылар.
Сигез авырлык категориясендә безнең район көрәшчеләре биш беренче һәм өч икенче урыннар алды. Районның җыелма командасы безнең авылда үтәчәк финал республика ярышларында Стәрлебаш районы данын яклаячак.
***
Мартның беренче атнасында чаңгы базасы территориясе район чаңгы ярышларында (эстафета) катнашучы 107 спортчыны каршы алды. Алар арасында авыл биләмәләре, оешмалар, предприятиеләр һәм гомум белем бирү учреждениеләре командалары катнашты.
Оешмалар арасында коррекция мәктәп-интернаты педагоглары финишка беренчеләрдән булып килде, Стәрлетамак тармакара колледжы филиалы – икенче, үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре – өченче.
Иң җитез хатын-кызлар командалары оешмалар арасында 2 һәм 1 санлы, Тәтер-Арслан урта мәктәпләр вәкилләре булды.
Авыл биләмәләре арасында Стәрлебаш авыл биләмәсендә беренче урын.
Мәктәп укучылары командалары арасында призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде.
2005-2006 елгылар яшь төркемендә беренче урын – башлангыч мәктәп, икенче урын – 2 санлы урта мәктәп, өченче урын – Тәтер-Арслан урта мәктәбе.
2003-2004 елгылар төркемендә беренче урынны 2 санлы урта мәктәп, икенче урынны – 1 санлы урта мәктәп, өченче урынны – башлангыч мәктәп спортчылары алды.
1999-2002 елгылар арасында беренче һәм өченче урыннарны 2 санлы урта мәктәп, икенче урынны 1 санлы урта мәктәп алды.
Барлык командалар Кубоклар, Грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Гөлдәр ГАФИЕВА әзерләде.