Барлык яңалыклар
Спорт
12 февраль 2019, 13:20

Беренчелектә аерылып тордылар

Февраль башында Күмертау шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча БР Мәгариф министрлыгы Беренчелеге булды. Стәрлебаш чаңгычыларының уңышларын билгеләп үтик.

Беренче көнне спортчылар классик йөрүдә ярышты, анда өч егетебез: Тимур Фәхриев, Игнатий Афанасьев һәм Илназ Хәбибуллин почет пьедесталына күтәрелде. Кызлар арасында Ләйсән Хөснетдинова җиңүче булды. Икенче көнне алар коньки йөрешендә янә лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте. Тимур Фәхриев, Илназ Хәбибуллин беренчеләр булды, Ләйсән Хөснетдинова өченче урынны алды. Нәтиҗәдә 2003-2004 елгы спортчылар командасы беренче урын яулады, ә аларның кече дуслары – бишенче урында.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Рәсемдә:Ләйсән Хөснетдинова, Игнатий Афанасьев,Тимур Фәхриев һәм Илназ Хәбибуллин




Читайте нас: