Барлык яңалыклар
Спорт
8 февраль 2019, 13:39

Стәрлебаш батырларны җыйды

Үткән шимбә Стәрлебаш янә спорт вакыйгалары үзәгенә әверелде. Район көрәш буенча республика Беренчелегендә катнашучыларны кабул итте. Безгә республиканың район һәм шәһәрләреннән – төньяк Караиделдән алып иң көньяк Хәйбулла районына кадәр 24 команда килде. 13-14әр яшьлек йөздән артык үсмер үзләренең осталыкларын күрсәтергә, тәҗрибә уртаклашырга җыелды. Алар үзләре әйтүенчә, бу ярышлар – үзеңне күрсәтү, җиңгән очракта төбәк җыелма командасы составына керү һәм март аенда Казан шәһәрендә үтәчәк Бөтенрусия көрәш буенча турнирда катнашу мөмкинлеге. Монда иң яхшыларның да яхшылары очрашты.

Район Мәдәният йортының спорт залында ыгы-зыгы: көрәшчеләр буыннарын язылдыру өчен күнегүләр эшли, тренерлар үзләренең тәрбияләнүчеләренә соңгы киңәшләрен бирә. Барлык очрашуларны үткәрергә өлгерү максатында, ярышлар бер үк вакытта ике келәмдә үткәрелде һәм тантаналы ачуга ике сәгать кала башланды. Үсмерләр тугыз авырлык категориясендә көч сынашты. Алар олимпия системасы буенча көрәште.

Чараны ачу тантанасында спортчыларны беренчеләрдән булып район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров сәламләде, ул әлеге спорт чарасында катнашуга чакыруны кабул иткәннәре өчен катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, аларга гадел көрәш һәм уңышлы чыгыш ясауларын теләде. БР көрәш һәм билбау көрәше спорт федерациясе исеменнән спортчыларны Беренчелек ачылу белән аның башкарма директоры Юнир Ильясов та котлады. Безнең бурыч, аның әйтүенчә, Казанда булачак ярышларда республика данын яклый алырлык егетләрне ачыклау. Судьяларга объектив судьялык итүләрен, тренерларга – түземлек, тамашачыларга – әйбәт ял, яшь көрәшчеләргә – чагу чыгышлар, җиңүләр теләде. Аннары Юнир Искәндәр улы Башкортстан Республикасы Беренчелеген оештырган һәм үткәргән өчен район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаровка, спорт комитеты рәисе Р.Л.Яруллинга, көрәш буенча Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-преподавателе И.И.Муратовка Рәхмәт хатлары тапшырды. Әйткәндәй, бу көнне Илдар Илдус улы Муратовка бик күп мактау сүзләре әйтелде һәм бу бик лаеклы – ул балалар белән актив эшләвен, булачак чемпионнар тәрбияләвен дәвам итә.

- Без, сезнең кебек үк, кайчандыр мәктәп, район турнирларында катнаштык. Күнегүләр ясадык, тырыштык, омтылдык һәм җиңүләргә ирештек. Барысы да үзебездән тора, - дип яшь спортчыларга мөрәҗәгать итте Русия чемпионы, ике тапкыр Европа чемпионы Марсель Йосыпов.

Ул шулай ук шәхсән үзе һәм Башкортстан Республикасының мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хажин исеменнән катнашучыларны көрәш буенча БР Беренчелеге ачылу белән котлады. Марсель Җәлил улы төбәк Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировның физик культура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бүлүен билгеләде.

Стәрлебаш районында милли көрәшнең үсешә башлавы турында хөрмәтле спорт ветераны Мансур Сөяргулов сөйләде:

- Көрәш буенча (ул вакытта татар-башкорт милли көрәше дип аталган) Русия чемпионы беренче титулын 1977 елда Кабакуш авылыннан 10 класс укучысы Фәүкать Усманов яулады. Стәрлебаш егетләренең әлеге спорт төрендә югары нәтиҗәләргә ирешүе бик шатлыклы.

Бу көнне яшь көрәшчеләрнең башка спорт ветераннары Н.Хисмәтуллин, Ж.Йосыпов, В.Хәйбуллин белән аралашу мөмкинлеге дә булды. Алар, үз чиратында, каршыларында торган үсмерләр арасында, һичшиксез, булачак Русия, Европа чемпионнары, ә бәлки дөнья чемпионнары да булырына ныклы ышанды. Йомгаклау сүзе Барый Кинҗәбулат улының улы Юрис Арслангуловка бирелде. Аның башлангычы белән 22 ел элек Б.Арслангулов истәлегенә беренче ярышлар үткәрелгән. Тәүге вакытта аларда Стәрлебаш спортчылары гына катнашкан, аннары күрше районнардан һәм шәһәрләрдән батырларны чакыра башлаганнар. Ә быел бу ярышларга бөтен республика килде дияргә мөмкин.

Катнашучылар арасында Күмертау шәһәреннән 7 класс укучысы Җәмил Абдрахимов бар иде. Аның тренеры Әсхәт Шәрипов Җәмилне тырыш, максатка омтылучан спортчы буларак билгеләде. Аның өчен республика Беренчелеге – тәүге еракта үтүче ярышлар. Моңа кадәр бары тик шәһәрнекеләрдә генә катнашкан. Малай көрәш белән 5 класстан шөгыльләнә, ләкин, сәламәтлеге ягыннан кайбер проблемалар булу белән бәйле, үткән елда аңа тренировкаларны калдырып торырга туры килә, ләкин, аннары ул яңадан шөгыльләнә башлый. Беренчелеккә җитди әзерләнгән, бик тә призерлар арасына эләгәсе килгән һәм ул моңа иреште дә. Үзенең авырлык категориясендә ул чемпион булды. Бу көнне алышларны стәрлебашлы Шамил Ямилов та күзәтте. Элек ул үзе берничә тапкыр Б.Арслангулов истәлегенә турнирда җиңүче һәм призер булган. Бүгенге көндә Шамил – катнаш көрәшләр буенча Русиянең спорт мастеры, сугышчан самбо буенча ПФО чемпионы, катнаш көрәшләр буенча Русия чемпионы, панкратион буенча дөнья чемпионы. Ул егетләрне хупларга һәм, әлбәттә инде, аларга уңышлар теләргә килгән.

Стәрлебашлылар якташлары өчен генә тарафдар булып калмый, башка район спортчыларын да хуплады. Алышлар барышында килеп туган бәхәсле вакытларда Бөтенрусия категорияле баш судья Заһит Султакаев җитәкчелегендәге судьялар төркеме төшерелгән видеолар ярдәмендә хәл итте. Кызганычка каршы, берничә үсмер җәрәхәтләр алды. Ә финал якынайган саен катнашучылар арасында көрәш чәме кыза гына барды. 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә финалда берьюлы ике якташ – кабакуш егетләре Дим Ишембәтов һәм Ирәндек Собхангулов очрашты. Тарафдарлар аларның икесе өчен дә берьюлы борчылды. Нәтиҗәдә 7:3 исәбе белән Ирәндек Собхангулов җиңү яулады. Безнең район спортчысы Аслитдин Отабоевның Баймак батыры Рөстәм Дәүләтбаев белән очрашуы иң киеренкесе булгандыр, мөгаен. Алар икесе дә җиңүгә катгый әзерләнгән иде. Шулай да җиңүче исемен Аслитдин яулады. Аңа ныклыгы, чыдамлыгы һәм искиткеч яхшы техникасы өчен бөтен зал кул чапты. Ә ул үзе җиңүдән соң ук тренерына йөгереп барып, үзенең остазын нык итеп, ирләрчә кочаклап алды. Тәэссоратлар чиктән тыш иде.

Шулай итеп, сайлау турниры йомгаклары буенча тугыз спортчы, шул исәптән өч стәрлебашлы – Ирәндек Собхангулов, Аслитдин Отабоев, Илнар Кинҗәбулатов республиканың җыелма командасы составына керде. Тагын өч егет – Виктор Краснажонов, Дим Ишембитов, Илнар Фәйзуллин призерлар булды. Ярышлар йомгаклары буенча Стәрлебаш районы командасы беренче урынны алды, мәләвезлеләр икенче булды, Баймак һәм Кырмыскалы районнары батырлары өченче урынны бүлеште.

Алдагы Русия ярышларында келәмгә чыгарга тиешле җиңүчеләрнең барысына да уңышлар, үз-үзләренә ышаныч, көч һәм яхшы нәтиҗәләр телибез! Без сезгә ышанабыз!
Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотолары.
Читайте нас: