Спорт
16 гыйнвар 2019, 10:48

"Урал"да - яңа җитәкче

Кичә "Урал” волейбол клубы коллективына яңа җитәкче тәкъдим ителде.


Ул - 67 яшьлек Валерий Багметов. Бу хакта рәсми рәвештә республика Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
– Яңа җитәкчегә һәм клубка Русия суперлигасының иң көчле командалары исәбенә керү, сәләтле спортчыларны сайлап алуның бердәм системасын булдыру, Башкортстанда волейболны актив популярлаштыру буенча бурычлар куелды, - дип белдерделәр ведомствода.


"Кызыл таң" гәзитеннән.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас