Барлык яңалыклар
Спорт
15 гыйнвар 2019, 12:17

Яңа ел стартлары

Район чаңгычылары спорт биеклекләрен яулауларын дәвам итә һәм үзләрен көннән-көн кыюрак күрсәтә.

Алар Ишембай шәһәрендә үткән “Яңа ел кичке чаңгы ярышы-2019” ярышларында уңышлы чыгыш ясауга иреште. Аларны үзләренең автомашиналарында спортчыларның әти-әниләре Алексей Афанасьев, Филүс Кинҗәбүзов, Алсу Атласова, Рөстәм Кадыйров, Мидхәт Садриев оештырды.

Кече төркемдә Арсен Кадыйров “алтын” яулады, Рәнис Корбанов икенче урынны алды. Стәрлебаштан 8 яшьлек Арсен Кинҗәбүзов өчен әлеге ярышлар мондый күләмдәге беренче ярыш булды. Шулай да малай югалып калмый, чаңгы секциясендә күптән түгел шөгыльләнүенә карамастан, дистанцияне бик яхшы үтә һәм бишенче була. Алга китеп киләсе ярышларда Арсенның дүртенче урынны алуын билгелисе килә.

2005-2006 елгы үсмерләр арасында барлык пьедесталны Стәрлебаш чаңгычылары Илназ Хәбибуллин, Данис Корбанов, Динар Атласов (рәсемдә) яулады. Шулай ук Ләйсән Хөснетдинова, Амаль Латыйпов, Тимур Фәхриев призерлар исәбендә. Ярышларда спорт ветераннары да катнашты. Безнең районнан Гамил Мәҗитов һәм Мидхәт Садриев тиңдәшле рәвештә беренче һәм өченче урыннарны алды. Җиңүчеләр грамоталар, медальләр, спонсорлардан акчалата призлар белән бүләкләнде.

Бер атнадан соң Ишембай янә иң көчле чаңгычыларны җыйды. Бу ярыш та спортчыларыбызга чираттагы медальләрне алып килде. Игнатий Афанасьев, Ләйсән Хөснетдинова, Арсен Кадыйров, София Мусина, Илназ Хәбибуллин, Юлия Ибраһимова беренче урыннар алды. Амаль Латыйповта, Тимур Фәхриевта, Данил Афанасьевта, Данис һәм Рәнис Корбановларда “көмеш”. Яшь спортчы Арина Галиева өченче урынны алды. Спорт ветераннары да уңышлы чыгыш ясады. Валерий Мәҗитов һәм Рөстәм Кадыйров көмеш һәм бронза медальләр яулады.

Спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары телибез.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Фото Т.Петрова тарафыннан бирелде.
Читайте нас: