Барлык яңалыклар
Спорт
15 гыйнвар 2019, 11:26

Футбол ничек үсешәчәк?

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Уфа” футбол клубының генеральный директоры Шамил Газизов, баш тренер Дмитрий Кириченко һәм команда уенчысы Дмитрий Живоглядов белән очрашты. Анда, шулай ук, клубның Попечительләр советы рәисе Ростислав Морзагулов катнашты.

Очрашуда төбәктә футболга ярдәм мәсьәләләре, команданың үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
– Барыннан да элек, сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Чөнки кыска гына вакыт эчендә сез шактый җитди уңышларга ирештегез һәм республика халкына бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк иттегез. Мин үзем дә футбол фанаты, футбол уйнарга яратам, футбол өчен җан атам, – диде республика җитәкчесе. – Республика һәм эре предприятиеләр күрсәткән ярдәм чаралары сакланып калачагын белдерәсем килә.
Ул командага һәрвакыт югарыга омтылуны, тагын да зуррак уңышларга ирешүне теләде.
– Стадион төзү идеясе барлыгын беләм һәм ул безнең өчен мөһим дип саныйм. Әмма эш барышында фикер алышырга кирәк булган мәсьәләләр бар. Чөнки заказчылар барыбер сез булачаксыз. Билгеле, без аны төзиячәкбез, ләкин безгә эшли торган стадион кирәк. Балалар иртәнге сигездән шунда керсен, ә өлкәннәр төнлә генә чыксын. Ул тулы куәтенә эшләргә тиеш, – диде Радий Хәбиров.
Ул, шулай ук, спортның, аерым алганда футболның, яшь буын өчен үрнәк булуын аерым билгеләп үтте.
– Югары казанышлар спорты – ул яхшы. Әмма иң мөһиме – киңкүләм спорт. Футболчыларыбызның яшьләр белән ешрак очрашуын, мәктәпләргә йөрүен, балалар спорт мәктәпләре чараларында катнашуын, республика һәм яшь балалар тормышы белән яшәвен сорыйм, – диде республика җитәкчесе.
Үз хәбәрчебез.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: