Барлык яңалыклар
Спорт
29 декабрь 2018, 11:35

Район хакимияте башлыгы Кубогына

Үткән атнада район Мәдәният йортында район хакимияте башлыгы Кубогына көрәш буенча турнир үтте. Аңарда 103 спортчы катнашты, алар арасында стәрлебашлылар гына түгел, башка шәһәрләр вәкилләре дә бар иде.

Район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров спортчыларны җылы сәламләде һәм призлы урыннар өчен көрәштә аларга уңышлар теләде. Шулай ук бу көнне чарада БР көрәш һәм билбау көрәше федерациясе президенты Вәкил Ильясов, 2012 елда Лондон шәһәрендә Паралимпия уеннары чемпионы Михаил Зимин катнашты.

Алышлар көн дәвамында барды. Безнең район һәм күрше шәһәрләр спортчылары берничә авырлык категориясендә көч сынашты. Менә алар призлы урыннар алган җиңүчеләр.

20 кг кадәрге авырлык категориясендә көрәшчеләр арасында Искәндәр Абайдуллин, Иван Валиков (икесе дә 2 санлы урта мәктәптән), Ислам Исламоратов (Стәрлебаш башлангыч мәктәбе).

25 кг кадәр авырлык категориясендә Түбәнге Аллагуат мәктәбеннән Фидаил Күсәпкулов беренче урын, Булат Рафиков (башлангыч мәктәп) икенче, Данил Нәбиуллин (Елембәт урта мәктәбе) өченче урынны алды.

30 кг - Георгий Валиков (2 санлы урта мәктәп), Юлай Ягъфәров (Кабакуш урта мәктәбе), Мөнир Хәйбуллин (Елембәт урта мәктәбе).

35 кг - Айдар Аккубәков (Елембәт урта мәктәбе), Виктор Красножонов (1 санлы урта мәктәп), Фәнүр Ягъфәров (Кабакуш урта мәктәбе).

40 кг - Илнар Фәйзуллин (Елембәт урта мәктәбе), Венер Ягъфәров (Кабакуш урта мәктәбе), Данил Йомадилов (2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе).

45 кг - Дим Ишембитов (1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе), Фәнис Ильясов (Түбәнге Аллагуат төп мәктәбе), Денис Ишморатов (Стәрлетамак шәһәре).

50 кг - Аследдин Отабоев (2 санлы урта мәктәп), Роман Сурков (1 санлы урта мәктәп), Владислав Дунаев (Стәрлетамак шәһәре).

55 кг - Тимур Бикташев (Түбәнге Аллагуат төп мәктәбе), Айгиз Сөярембәтов (Кабакуш урта мәктәбе), Илнар Кинҗәбулатов (1 санлы урта мәктәп).

60 кг - Азат Фаткнисламов (Елембәт урта мәктәбе), Даниил Галиев, Азат Мәҗитов (икесе дә Стәрлетамак тармакара колледжыннан).

65 кг - Салават Рәхимкулов (Стәрлетамак тармакара колледжы), Илнар Кинҗәгулов (Кабакуш урта мәктәбе), Павел Шаров (Стәрлетамак тармакара колледжы).

70 кг кадәр егетләр арасында Райман Муратов (Түбәнге Аллагуат авылы), Алмаз Аканаев, Рәмзил Муллагулов (икесе дә Елембәттән).

70 кг артыграк - Айнур Хужин (Стәрлетамак тармакара колледжы), Руслан Буранбаев (Түбәнге Аллагуат урта мәктәбе), Даниил Сөләйманов (Стәрлетамак шәһәре).

65 кг кадәрге ир-егетләр арасында - Альфред Кулсарин (Стәрлебаш районы буенча эчке эшләр бүлеге), Денис Гыйззетдинов (Стәрлетамак тармакара колледжы), Шайморат Гузин (Стәрлетамак шәһәре).

75 кг - Айнур Кинҗәбаев (Ишембай нефть колледжы), Айнур Хужин (Стәрлетамак тармакара колледжы), Даниил Сөләйманов (Стәрлетамак шәһәре).

75 кг артыграк - Рөстәм Мөхәммәтшин (УДАТУ, Стәрлебаш авылы), Илшат Кулгилдин, Алмаз Кулсарин (икесе дә Түбәнге Аллагуат авылыннан).

Команда Кубоклары да үз хуҗаларын тапты: беренче урын стәрлебашлыларда, икенче урын – Ишембай нефть колледжында һәм өченче урын стәрлетамаклыларда.

Тантананың финалында төп приз – сарык тәкәсен оту булды. Аңа Дим Ишембитов лаек булды. Призлы урыннар алган барлык катнашучылар медальләр, грамоталар белән бүләкләнде, шулай ук акчалата бүләкләр алды. Моннан тыш, Фәнүр Зөфәр улы катнашучыларга татлы призлар, ә тренер-укытучыларга, судьяларга һәм кунакларга – Яңа ел бүләкләре таратты.

Гөлдәр ГАФИЕВА. Автор фотосы.

Читайте нас: