Барлык яңалыклар
Спорт
27 декабрь 2018, 14:20

Көрәшчеләр өчен спорт комплекслары булачак!

Бүген, 27 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Мәскәүдә Русия Көрәш федерациясе президенты Михаил Мамиашвили белән очрашты.

Башкортстанда, төбәк җитәкчесе сүзләренчә, көрәш белән шөгыльләнү өчен ике спорт объекты төзеләчәк.
Шуларның берсе Уфаның Инорс бистәсендә барлыкка киләчәк, аның үсеше өчен аерым программа кабул ителәчәк.
"Кайчандыр ерак 1978-79 елларда, үсмерләр арасында СССР беренчелегендә чыгыш ясап, үз партнерларын "ерткан”дай җиңеп барган егеткә игътибар иттем. Ул вакытта мин аның легендар спортчы, ике тапкыр Олимпия чемпионы, Русия Көрәш федерациясе президенты һәм минем дустым Михаил Мамиашвили булыр дип фаразлый алмадым. Безнең ветераннар көрәш берләшмәсе, ир-атлар дуслыгы һәм абруе мең яшь егеткә тормыш буенча ничек барырга кирәклеген күрсәтә алыр дип ышанам», - дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрдәге аккаунтта.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: Олег Яровиков фотосы.
Читайте нас: