Барлык яңалыклар
Спорт
17 декабрь 2018, 11:41

Русия-Кытай уеннары старт алды!

15 декабрьдә “Уфа-Арена” сараенда II Русия-Кытай яшьләренең кышкы уеннарын ачу тантанасы узды.

Анда Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Русия спорт министры урынбасары Сергей Косилов һәм Кытай Халык Республикасының Физик культура һәм спорт эшләре буенча баш дәүләт идарәсе җитәкчесе урынбасары Ли Цзяньмин катнаштылар.
Константин Толкачев Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның сәламләвен укып ишеттерде.
– Бер атнага Уфа шәһәре халыкара спорт мәйданчыгы булып торачак, ул ике дустанә дәүләт – Русия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы спортчыларын кабул итәчәк, – диде Константин Толкачев. – Безнең ил күпьеллык спорт традицияләре, якты җиңүләр һәм казанышлар белән дан тота. Тамашачылар көчле яшь спортчыларның киеренке, гадел көрәшенең шаһиты булыр дип ышанам. Ярышлар чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булачак.


"Кызыл таң" гәзитеннән.


Фото: Ример Насретдинов фотосы.
Читайте нас: