Барлык яңалыклар
Спорт
11 декабрь 2018, 11:34

Футбол — дөньяда иң популяр спорт төре

Футболны бөтен дөньяда 120 миллион кеше уйный, өстәвенә, сүз чын профессионаллар турында гына бара. Моннан тыш, рәсми рәвештә хезмәт хакы алып уйнаучы спортчылар өчен Бөтендөнья футбол көне чираттагы дата гына түгел, ә һөнәри бәйрәм дә. Футбол көнен бөтен дөнья җәмәгатьчелеге кичә билгеләп үтте

Республикабызның да профессиональ клубы бар. Гомумән, быел “Уфа” футбол командасы үз тарихында беренче тапкыр Европа лигасында катнашты. Бу бәйгедә безнекеләр өченче турга кадәр барып җитте. “Уфа” өчен бу – зур нәтиҗә.
“Уфа” футбол клубы каршында ир-егетләр дә, хатын-кызлар төркемнәре дә эшли. “Уфа” командасы мәктәбе вәкилләре белән чит ил командалары да кызыксына. Мәсәлән, яшь уенчы Игорь Дивеевны Англиянең “Арсенал” командасы сатып алмакчы.
Күптән түгел республикада футбол һәм хоккей яратучыларны санын чагыштырырлык түгел иде. Бүген команданы дәртләндерер өчен матчка уртача 8631 җанатар килә, хоккей командабыз уеннарын күрергә дә шул чама кеше йөри.

"Кызыл таң"нан алынды.
Читайте нас: