Аларны район хакимияте башлыгының тормышны тәэмин итү буенча урынбасары Ильяс Ибәтуллин һәм Риф Закир улының улы Эдуард сәламләде.
Ильяс Гаяз улы Р.Ждановның физкультура укытучысы гына түгел, ә барыннан да бигрәк йөзләгән егет-кызларны спортка җәлеп иткән остаз да булуын билгеләде. Аларны спортта гына түгел, тормышта да куелган максатларга ирешергә, җаваплы, тәрбияле, гадел булырга өйрәтте. Моның өчен аны укытучылар һәм тренерлар хөрмәт итә һәм ярата иде.
Ә Эдуард Риф улы турнирда катнашучыларга әтисе турында истәлекләр, ярышта катнашып аны искә алырга чакыруга хуплап җавап биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Аннары уеннарга старт бирелде. Билгеләргә кирәк, алар матур һәм чәмле булды. Эчке эшләр бүлеге командасы һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты (Салават шәһәре) студентлары арасындагы уенны гына алыйк. Ике команда уенчылары да бик матур уен күрсәттеләр. Башта 1:1 уйнадылар. Өченче матчта гына, киеренке һәм тамашалы уеннан соң, ике очкога аерма белән салаватлылар җиңде. “Тархан-2” командасы волейболчылары (Стәрлетамак шәһәре) ничек оста уйнады. Барысы да озын буйлы егетләр чын осталык дәресе күрсәтте.
Нәтиҗәдә урыннар түбәндәгечә бүленде. Яшьләр арасында беренче урын – “Тархан-2” командасында, икенче урын – уфалыларда, өченче урын – Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе командасында. Ветераннар арасында беренче урын миякәлеләрдә, икенче урын – карагышлыларда, өченче урын – стәрлебашлыларда. Алар барысы да Кубоклар, Грамоталар, медальләр, истәлекле бүләкләр һәм Р.З.Жданов фоторәсеме белән календарьлар белән бүләкләнделәр.
Спортчыларның барысы да яхшы физик формада иде. Спорт чәме, мавыгу, җиңүгә омтылыш, рух күтәренкелеге, җитезлек күрсәттеләр. Тарафдарлар - Риф Закир улының дуслары, туганнары, укучылары, коллегалары көн дәвамында аны кат-кат җылы сүзләр белән искә алды. Турнир чәй табыны артында тәмамланды.
Рәйсә МУСИНА. Автор фотосы.