Барлык яңалыклар
Спорт
7 декабрь 2018, 11:37

Сезон Стәрлебаш чаңгычыларының казанышыннан башланды

Спорттагы уңышлар, билгеле булуынча, болай гына бирелми. Яхшы нәтиҗә алу өчен һәр көнне ныкышмалы эшләргә кирәк. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы секциясенә йөрүче балалар моны яхшы белә. Чаңгы – спортның кышкы төре булуына карамастан, спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре ел әйләнәсенә күнекмәләр ясый. Кышын, аңлашыла – чаңгыларда, ә җәен – чаңгы роллерларда. Балалар белән ике тренер-укытучы шөгыльләнә. Тамара Петрова алар белән инде берничә ел эшли, Гамил Мәҗитов – икенче ел. Әйтергә кирәк, алар тырышып эшли. Аларның тәрбияләнүчеләренең күрсәткечләре дә шуны раслый, алар елдан ел яхшыра гына бара.

Календарьда декабрь башы, ә безнең спортчылар инде әллә кайчан тренировкаларга йөри һәм беренче ярышлар да үткәрелде. Ноябрь ае аеруча эчтәлекле булды. Айның тәүге көннәрендә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе чаңгычыларының җыелма командасы сезон алды сборларында катнашкан. Егетләр Ханты-Мансийскига чын биатлон үзәгендә тренировкалар үткәрергә барган! Спортчыларны чаңгычыларның берсенең әтисе Раил Фәхриев үзенең шәхси тагылмалы автомобилендә алып барган.

- Барганда, юлда балалар үзгәреп торган табигать күренешләрен күзәтте. Автомашина тәрәзәсе артында әле урманнар, әле таулар йөгереп үтте. Табигатьнең гаҗәеп матурлыгына барысы да сокланды. Балаларның күбесе моңа кадәр республикадан читкә чыкмаган һәм бу сәфәр алар өчен чын могҗиза булды, - дип сөйли тренерлар. – Алар күргәннәреннән шулкадәр рухланганнар иде, бик теләп, рәхәтләнеп тренировкаларга йөрделәр.

Тренировкалар Ноябрьск шәһәрендә дә үткән. Кире кайтканда спортчылар Төмәнгә “Жемчужина Сибири” стадионына кергәннәр. Бу – югары дәрәҗәдәге күп кенә спорт ярышлары үткәрелүче кышкы спорт төрләренең өлкә үзәге.

Бер атнадан чаңгычылар 14 кеше составында Белорет районының Межгорье шәһәренә икенче сборларга барганнар.

- Безнең кызлар һәм егетләрнең әти-әниләренә аерым рәхмәт, - ди Гамил Баян улы. – Секциядә занятиеләр түләүсез булса да, чаңгы спорты, башка төрләр кебек үк, чыгымнар таләп итә. Беренче чиратта, экипировкага. Кеше әйбәт нәтиҗә күрсәтсен өчен аның профессионал чаңгылары, таяклары, уңайлы киеме һ.б. булырга тиеш. Ә болар барысы да чыгымнар таләп итә. Әти-әниләрнең мондый чыгымнарның зарурлыгын аңлавы бик сөенечле. Моннан тыш, балалар тренировкаларга һәм ярышларга да әти-әниләре исәбенә йөри. Ә икенче яктан, баланың спорт белән шөгыльләнүе, тренировкаларга йөрүе, көн буена компьютер артында утыруга караганда, күпкә яхшырак. Уңайдан файдаланып, Афанасьевлар, Хәбибуллиннар, Григорьевлар, Хөснетдиновлар гаиләләренә, Альбина Ярославовага, Алсу Корбановага, Рөстәм Кадыйровка һәм башкаларга рәхмәт әйтәсем килә. Әйткәндәй, Алсу Мәүлияр кызы безне Межгорье шәһәренә икенче сборларга алып барды. Шундый ерак юлга балалар, җитмәсә спорт инвентарьлары салынган тагылма белән чыгарга курыкмаган бу ханымга сокланырга гына мөмкин!

Белорет районы – республиканың иң матур урыннарының берсе. Спортчылар үзләре әйтүенчә, аның табигате үзе үк уңай тәэссоратлар тудыра, көч һәм егәрлек өсти.

Балалар анда ноябрь ахырына кадәр күнекмәләр үткән, ә 30ында Белорет шәһәренә барып, 1 декабрьдән 2сенә кадәр чаңгы ярышлары буенча Башкортстан Республикасы Кубогы үткән. Анда 250 спортчы катнашкан. Республика командаларыннан тыш, ярышларда Мәскәү, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән спортчылар – көчле көндәшләр чыгыш ясаган. Ләкин Стәрлебаш егетләре бары тик җиңүгә таба омтылган. Һәм алар моңа ирешкән дә! Безнең чаңгычыларны җиңүле чыгышлары белән котларга мөмкин. Ярышларның беренче көнендә ирекле стиль белән йөргәннәр. Бу көнне чаңгы трассасында тиңнәр булмаган Амаль Латыйпов үзенең спорт көчен һәм характерын күрсәткән. Данил Афанасьев өченче урын алган. Ярышларның икенче көне дә уңышлы булган. Җиңүчеләр исемлегенә дүрт стәрлебашлы кергән. Спортчылар классик стильдә ярышкан. Монда Тимур Фәхриев аерылып торган һәм беренче урын алган. Икенче урыннар Амаль Латыйповта һәм Илназ Хәбибуллинда, Игнатий Афанасьев - өченче призер. Моңа кадәр А.Латыйпов һәм Т.Фәхриев чаңгы-роллер һәм кросс буенча Башкортстан чемпионнары булганнар. Билгеләргә кирәк, безнең командадагы башка балалар, шул исәптән кызлар да әйбәт чыгыш ясап, иң яхшы унау арасына кергән.

Сезон әле ачылды гына. Димәк, алда чаңгычыларны бик күп мавыктыргыч стартлар көтә һәм алар барысы да уңышлы булсын! Тренерларга һәм ата-аналарга түземлек һәм көч, яшь спортчыларга – яңа җиңүләр телибез!

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Фотолар Р.ФӘХРИЕВ тарафыннан бирелде.



Читайте нас: