Барлык яңалыклар
Спорт
27 ноябрь 2018, 13:17

Яшь волейболчыларның уңышы

Стәрлетамакта “Лига Тархан” республика волейбол турнирының икенче туры үтте.

Волейбол мәйданында Мәләвез, Стәрлетамак, Ишембай, Күмертау шәһәрләреннән, Стәрлебаш һәм Мәләвез районнарыннан 2002-2003 елгы егетләрдән торган иң көчле командалар очрашты. Финал уенында безнең район егетләре – Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре (рәсемдә) – турнир хуҗаларына каршы чемпион исеме өчен көрәштеләр. Нәтиҗәдә, бик аз гына калышып, икенче урын алдылар.

Район данын Илнур Галиев, Денис Макаров, Арсен Хөсәенов, Нур Абдуллин, Арсен Мөхәммәтҗанов, Айрат Гәрәев, Артур Баһаветдинов яклады. Команда тренеры Елизавета Курамшина билгеләвенчә, кече состав малайлары да үзләренең спорт осталыгын әйбәт күрсәтте.

Шулай ук Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең волейболчылар командасы авыл биләмәләре, район үзәге оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләренең тәҗрибәле җыелма командалары белән волейбол буенча “Сезонны ачу” район ярышларында да аерылып торды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча икенче урынны алды.

Үз хәбәрчебез.

Читайте нас: