Барлык яңалыклар
Спорт
27 ноябрь 2018, 13:12

Республиканың җыелма командасына керделәр

Күптән түгел Стәрлетамак шәһәрендә милли көрәш буенча республика чемпионаты үтте.

Безнең район батырлары үз позицияләрен бирми – алар янә призерлар исәбендә. Өч егет: Рөстәм Мөхәммәтшин (100 килограммга кадәрге авырлык категориясендә), Азамат Собхангулов (90 килограммга кадәр) һәм Айнур Кинҗәбаев (70 килограммга кадәр) өченче урын алды. 60 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Альфред Кулсарин икенче призер булды. 90 килограммга кадәрге авырлык категориясендәге спортчылар арасында Илдар Муратовка тиңнәр булмады.

Әлеге ярышларда беренче һәм икенче урыннарны алган Илдар Муратов (Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-преподавателе) һәм Альфред Кулсарин (Русия Эчке эшләр министрлыгы Стәрлебаш районы бүлеге хезмәткәре) Русия чемпионатында безнең республика данын яклаячак команда составына керделәр. Ә безгә спортчыларга чираттагы җиңүләр генә телисе кала!

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото И.МУРАТОВ тарафыннан бирелде.
Читайте нас: