Барлык яңалыклар
Спорт
5 октябрь 2018, 14:37

Безнекеләр – иң яхшы алтау арасында!

Үткән атна ахырында Туймазыда Авыл спорт уеннарының XXVI зачетына йөзү буенча финал республика ярышлары үтте. Аларда 26 команда катнашты.

Стәрлетамак төзелеш, икътисад һәм хокук колледжы студенты Айнур Килдегузин, Лилия Фархшатова, Райлина Галиева (икесе дә район үзәгенең 1 санлы урта мәктәбе укучылары) һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең йөзү буенча инструкторы Ренат Яруллин составында Стәрлебаш районының җыелма командасы республика буенча 6нчы урын яулады. Командаларга киләчәктә уңышлар телибез!

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

Фото Р.ЯРУЛЛИН тарафыннан бирелде.
Читайте нас: