Барлык яңалыклар
Спорт
14 сентябрь 2018, 12:00

Башкортстан спортчылары Олимпия уеннарында катнашачак

Башкортстан спортчылары октябрь башында яшүсмерләрнең III Олимпия уеннарына медальләр өчен көрәшергә Аргентинаның Буэнос-Айрес шәһәренә барачак.

Анда 206 илдән 15-18 яшьлек спортчылар җыелачак.
Русия җыелма командасында Башкортстаннан өч спортчы бар: алар - йөзүче Полина Егорова, җәядән атучы Станислав Черемисин һәм велосипедчы Айгөл Гәрәева.
Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 2014 елда үткән Олимпиададан соң программага яңа биш спорт төре: брейк-данс, каратэ, кыяга күтәрелү, роллер-спорт һәм акробатика кертелде.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: