Барлык яңалыклар
Спорт
28 август 2018, 11:53

Шахтер көне хөрмәтенә турнир

Августның соңгы якшәмбесендә илебездә Шахтерлар көне – иң катлаулы, авыр һәм хәвефле һөнәрләрнең берсен сайлаучыларның бәйрәме билгеләнде. Аны бу өлкәдә эшләүгә күп елларын багышлаган Стәрлебаштан чыккан кешеләр дә билгеләми калмый.

Ләкин алар аны үзләренчә бәйрәм итә. Быел, мәсәлән, мини-футбол буенча турнир үткәрделәр. Чараның башлап йөрүчеләре элекке шахтер Гобәйдулла Әхмәдиев һәм спортчы-ветеран Эдуард Гафиев булды. Аларның идеясен хәзерге вакытта Стәрлебашта яшәүче шахтер-коллегалары хуплады һәм турнирга спонсор булды.

“Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә үткәрелгән уеннар кызу барды. Алты катнашучы команданы спорт комитеты рәисе Рөстәм Яруллин һәм оештыручылар җылы сәламләде. Ныкышмалы көрәштә беренче урынны стәрлебашлылар алды, икенче урында – куганакбашлылар, өченче урында – карагышлылар. Алар Кубоклар белән бүләкләнде, ә лидер – күчмә Кубок белән дә. Иң яхшы һөҗүмче дип К.Солтанов (Карагыш), иң яхшы сакчы дип – Р.Биккулов, иң яхшы капкачы дип Р.Вилданов (икесе дә Куганакбаштан) танылдылар. Иң матур туп кертүче И.Шәрипов булды. Алар барысы да алган истәлекле Кубоклардан тыш, оештыручылар аларны карбызлар һәм сутлар белән сыйлады.

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото Э.Гафиев тарафыннан бирелде.


Читайте нас: