Барлык яңалыклар
Спорт
22 август 2018, 16:23

Иң яхшы командалар билгеләнде

10 августта Бөтенрусия физкультурачылар көнендә чаңгы базасында “Урам чемпионнары лигасы. Җәйге старт” кысаларында 15 яшькә кадәрге яшь категориясендә волейбол буенча район финал ярышлары үтте.

Стәрлебаш командасы – балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре (рәсемдә) район зональ ярышларында беренче урын алды һәм финалда үзенә урын тәэмин итеп, анда да беренче урынны яулады. Елембәт урта мәктәбе командасы икенче урынга лаек булды. Кабакуш волейболчылары өченче урынга чыкты.

Яшьләр командалары арасында 15 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк яшь категориясендә район үзәгеннән – куганакбашлылардан аз гына калышып, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре икенче урын алды. Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйсы, аларга яңа җиңүләр һәм һөнәри осталык телисе килә!

Елизавета КУРАМШИНА, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең волейбол буенча тренер-преподавателе.


Читайте нас: