Барлык яңалыклар
Спорт
31 июль 2018, 13:27

Безнең футболчылар Европа лигасында!

Республика командасына ышанабыз һәм аңа уңышлар телибез. 26 июльдә Уфаның “Нефтяник” стадионында тарихи вакыйга булды: “Уфа” футбол клубы беренче тапкыр үз мәйданында УЕФА Европа лигасы квалификациясе чикләрендә Словениянең “Домжале” командасын кабул итте. Уен республика өчен чын спорт бәйрәменә әверелде.

Белүбезчә, “Уфа” ярышка иң соңгы булып килеп керде. Русия кубогының җиңүчесе уйнарга тиеш иде. Ул команда банкрот булганлыктан, “Уфа”га бәхет елмайды. Быел команданың баш тренеры да алышынды. Сергей Семак ике ел эчендә команда белән яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, Русиянең алдынгы командасы – “Зенит”ка күчте. Ә “Уфа”ның баш тренеры итеп 2010 елдан башлап шунда ук икенче тренер булып торган Сергей Томаров тәгаенләнде. Аны җанатарлар үзебезнең егет, дип, алкышлап каршы алдылар. Бу матч аның өчен баш тренер вазыйфасында беренчесе булды.
Матчны тамаша кылыр өчен стадионга 11 меңнән артык спорт сөючеләр җыелды.
“Уфа” беренче минутлардан ук һөҗүмгә күчте. Ләкин туп капкачыга барып җитмәде. “Домжале” командасы исә контратака ясады. Ә беренче кискен мизгел уенның 14нче минутында безнең команда капкасы янында булды. Ләкин гол кермәде. Аннары “Уфа” инициативаны үз кулына алды. 34нче минутта безнең легионерыбыз Сильвестер Игбун (аны Слай дип кенә йөртәләр), капкачы белән бергә-бер чыгып, туп кертә алмады. Җанатарлар “Уфа” командасын рухландырып, алга өндәсәләр дә, беренче тайм исәп ачылмыйча тәмамланды.
15 минутлык тәнәфес вакытында якташларыбызны сюрприз көтте. Башкортстан футболы легендасы Дмитрий Голубов кунакка килде. Ул “Уфа” командасы тарихында зур урын алып тора: 2014 елда Русиянең Премьер-лигасына чыгу хокукы өчен уенда 4 туп кертте һәм безнең командага җиңү китерде. Шулай ук ул, 22 гол кертеп, команданың иң яхшы бомбардиры булып тора.
– Мин сезне сагынам, яратам! Башкортстан футболына дан! “Уфа” командасы һәрвакыт алда булачак! – диде Дмитрий Голубов.
Икенче таймның башында “Уфа” составы үзгәрешләр кичерде: Вячеслав Кротов урынына җанатарлар яраткан тагын бер легионер Кейсуке Фатай чыкты. Мәйданда кискен көрәш башланды, чөнки һәр команданың җиңәсе килә иде.
Матчның иң киеренке мизгеле 79нчы минутка туры килде. Иван Пауревич “Домжале” командасы капкачысы белән бергә-бер чыгып, күпме генә тырышса да, капкага тупны кертә алмады.
Шуның белән матч ахырына килеп җитте. Командалар бер генә гол да кертә алмасалар да, мәйданда каты көрәш барды. Җана­тар­лар уеннан канәгать калды, матч тәмамланганда кул чаптылар. Ахырда “Уфа” команда­сының баш тренеры Сергей Томаров болай дип белдерде:
“Гол керергә ихтимал мизгелләр күп булды, ләкин моңа бер як та ирешә алмады. Үзебезнең капкага туп кермәве дә яхшы күр­сәткеч булып тора. Алдагы матчта барысы да хәл ите­ләчәк. Безнең уенны карарга килгән җанатарларга зур рәхмәт әйтәсе килә”.
Шул ук вакытта...

Чехиядә шосседа велоспорт буенча Европа беренчелеге тәмам­ланды. Анда Русия җыелма командасы составында Башкортстан­нан Айгөл Гәрәева һәм Юлия Галимуллина чыгыш ясады.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Айгөл Гәрәева беренче урын яулады. Юлия Галимуллина исә финишка алтынчы булып килде.

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев матч­тан соң фикерләре белән уртаклашты: “Җанатарлар күп булуы бик тә шатландырды. Уенчылар тырышып уйнадылар, ләкин гол кертә алмадылар. Бу матчта саклану һөҗүм итүдән көчле­рәк булды. Икенче матчта “Уфа” командасы җиңәр дип өметләнәм. Шулай ук “Нефтяник” стадионы турында әйтәсе килә. Ул дөнья чемпионатын кабул итәрләк дәрәҗәдә түгел. Безгә яңа, заманча стадион кирәк. Ышанам, клубның алга таба үсеше һәм аның уңышлары моны эшләргә мөмкинлек бирәчәк.”
Ничек кенә булса да “Уфа” беренче тапкыр шундый дәрәҗәле матчта катнашты һәм үзен көчле ко-ман­да итеп күрсәтте. Ләкин моның белән генә көрәш тәмамланмады: “Уфа” һәм “Домжале” 2 августта Сло­вениядә тагын бер тапкыр көч сынашачаклар. Бу матч­та җиңүче билгеләнәчәк. Без үзебезнең республика командасына ышанабыз һәм уңышлар телибез.
Кичә исә “Нефтяник” стадионында Русия Премьем-Лигасы кысаларында “Уфа” Мәскәү шәһәренең “Локомотив” командасын кабул итте.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: