Барлык яңалыклар
Спорт
13 июль 2018, 11:46

Тиз йөрешле велосипед теләсәң – футбол уйна!

Бөтен дөнья футбол белән “яши”, ә безнең Русия җыелма командасы, кызганычка каршы, җиңелеп, ярымфиналга чыга алмады. Әмма без, Стәрлебаш районы футболчылары, республиканың 14 командасы арасында мини-футбол буенча турнирда җиңү яуладык.

Бу спорт уеннары узган шимбә Авыргазы районының Төрембәт авылында “Өршәк буе уеннары” төбәк бәйрәм кысаларында үтте.

Ярыш олимпия системасы буенча үткәрелде, ягъни, җиңелсәң – уеннан чыгасың. Безнең командага төп финал уеннарына эләгү җиңел булмады. 1/8 финалда без 4:0 исәбе белән Әлшәй районы командасын, аннары хуҗаларны җиңдек. Ярымфиналда Стәрлетамак районы футболчылары белән очраштык, алар 2:0 исәбе белән җиңелде. Менә финал. Безгә каршы Ишембай районы командасы уйнады. Көрәш тигез барды. Капкага штраф туп бәрү генә җиңүчене билгеләде – Рузил Сатучин һәм шушы юллар авторы ике хәлиткеч гол кертте. Безнең район җыелма командасы составында шулай ук Фәнил Рәшитов, Раил Исәнбәтов, Тимур Болотов, Арсель Синәгулов чыгыш ясады. Беренче урын өчен уенчылар төп бүләк – тиз йөрүче велосипедлар алды. Бу җиңү безгә үз-үзебезгә ышаныч һәм көч өстәде. Киләчәктә дә яңа үрләр яуларбыз һәм әйбәт чыгыш ясарбыз дип ышанабыз.

Данияр ВИЛДАНОВ,

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең мини-футбол буенча тренер-преподавателе.

Читайте нас: