Барлык яңалыклар
Спорт
28 июнь 2018, 11:10

Германия Русиядә җиңелде

Футбол буенча дөнья чемпионатында төркемнәрдә уеннар тәмамлана. Тарихи җиңүләр дә, отылулар да бар. Футбол буенча гамәлдәге дөнья чемпионы Германия үз төркеменнән дә чыга алмады.

Әйтергә кирәк, соңгы елларда гамәлдәге дөнья чемпионнары мондый хәлгә еш тарый. 2002 елда – Франция, 2014 елда – Испания һәм 2010 елда Италия дөнья чемпионатындагы чыгышын нәтиҗәсез тәмамлаган иде.
Германия, үз тарихында беренче тапкыр, футбол буенча дөнья чемпионатында төркеменнән дә чыга алмады. Гадәттә, бу команда, ким дигәндә ярымфиналга барып җитеп, призлы урыннар өчен көрәште.
Аның каравы, ватандашларыбыз шатландырды. Русия җыелма командасы, тарихта беренче тапкыр футбол буенча дөнья чемпионатында плей-оффка чыкты.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас: