Спорт
20 июнь 2018, 07:35

Безнекеләр җиңде!

Илдә бәйрәм. Футбол бәйрәме. Кичә Русия җыелма командасы Мисыр футболчыларын 3:1 исәбе белән җиңде.

Беренче тупны үз капкаларына, үзе дә сизмәстән, Мисыр футболчысы Әхмәд Фәтхи кертте.
Аннары Денис Черышев һәм Артем Дзюба тырышлыгы белән исәп 3:0 булды.
Соңарак Мисырның иң билгеле футболчысы Мөхәммәд Сәлахның 11 метрдан очырган тубы безнекеләр капкасын бәреп керде.
Русия командасы А группасында, алты очко җыеп, алда бара. 25 июньдә алар Уругвай командасы белән очрашачак.
visualrian.ru фотосы.

"Кызыл таң" гәзитеннән.
Читайте нас