Шул ук көнне Русия Сөгуд Гарәбстаны уенчыларын 5:0 исәбе белән җиңде.
19 июньдә ил җыелма командасы – Мисыр, 25 июньдә Уругвай футболчылары белән очрашачак.
Иң кызыклы һәм көтелмәгән уеннарның берсе кичә, 17 июньдә, үтте. Анда Мексика җыелма командасы уенның әлеге фаворитлары –Германия футболчыларын 1:0 исәбе белән җиңде.
Гомумән, алда кызыклы уеннар күп булачак. Соңгы уен 15 июльдә Мәскәүнең “Лужники” стадионында үтәчәк.