Барлык яңалыклар
Спорт
25 Май 2018, 12:14

Көрәшне яратабыз һәм үстерәбез, көрәшәбез һәм җиңәбез!

Быел безгә республика күләмендәге ярышны үткәрүне ышанып тапшырдылар – 19 майда районда милли көрәш буенча яугир-интернационалистлар истәлегенә багышланган ачык турнир үтте. Анда республиканың тугыз районыннан һәм ике шәһәреннән – Мәләвез һәм Стәрлетамактан батырлар катнашты. Ундүрт авырлык категориясендә 170 спортчы көрәште. Алышлар район Мәдәният йортының спорт залында берьюлы ике келәмдә барды. Үзләренең көчен, чыдамлыгын, җитезлеген һәм осталыгын яшь көрәшчеләр дә, шулай ук өлкәннәр дә күрсәтте. Күпләре матур һәм тамашалы чыгыш ясады. Шулай булмый ни! Чөнки турнирда иң көчле командалар катнашты.

Спорт чарасын тантаналы ачу район Мәдәният йортының тамаша залында булды. Анда Стәрлебаш һәм Стәрлетамак районнары хакимият башлыклары Ф.З.Туктаров һәм Р.Р.Баһаветдинов, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары И.Р.Гомәров, А.Г.Галимов, “БР көрәш спорт федерациясе һәм билбау көрәше” төбәк җәмәгать оешмасы рәисе В.И.Ильясов, профессор, РФ һәм БР физик культура атказанган хезмәткәре, физик культура техникумы директоры М.Б.Мусакаев, “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясе Башкортстан төбәк бүлеге төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Р.Р.Гыйззәтуллин, “Уфаоргсинтез” ачык акционерлар җәмгыяте нефть эшкәртү заводының генераль директор урынбасары Н.М.Мәхмүтов, БР атказанган тренеры, СССРның ирекле көрәш буенча спорт мастеры Н.К.Хисмәтуллин катнаштылар. Чараны алып баручы Илдар Баһаветдинов якташыбыз, югары дәрәҗәдәге спортчы, БР атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, ветераннар арасында гер спорты буенча күп тапкырлар дөнья, Европа һәм Русия чемпионы, Стәрлебаш районының Почетлы гражданы М.Т.Сөяргуловның казанышлары һәм уңышлары турында укыганда тамашачылар дәррәү кул чапты. Чарага яугир-интернационалист Наил Рәҗәповның әнисе Альмира Вәлиәхмәт кызы чакырылган иде. Шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм ветераннар да килгән.

Үзенең сәламләү сүзендә Фәнүр Зөфәр улы Әфган низагы вакыйгалары безнең илдән еракта булуы, ләкин аның ачысы күп кенә гаиләләргә кагылуын әйтте. Бу Стәрлебаш районын да урап үтмәде. 106 егет Әфганстан сугышында катнашкан, дүртесенә өйләренә әйләнеп кайту насыйп булмаган. Аларның истәлегенә ел саен спорт чаралары үткәрелә. Наил Рәҗәпов истәлегенә багышланган көрәш буенча ярышлар – шуларның берсе. Анда көрәшчеләр өчен җиңү – зур мәртәбә.

Шунысын билгеләргә кирәк, Стәрлебаш батырлары соңгы елларда Бөтенрусия һәм төбәк ярышларында пьедесталның югары баскычларына ешрак күтәрелә. Югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларга Ф.Туктаров акчалата бүләк тапшырды. Бу көнне сәхнәгә Русия чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары күтәрелде: Рафикъ Шароян, Рөстәм Мөхәммәтшин, Азат Фатклисламов, Фидан Мостафин, Айнур Кинҗәбаев. Спортчыларны әзерләгән өчен шулай ук аларның тренерлары Илдар Моратов һәм Инсаф Фәйзуллин премиягә лаек булды.

- Әлеге һәм башка көчле егетләр 80нче еллардагы Стәрлебаш батырларының данын тергезде, - диде чараның мәртәбәле кунагы Вәкил Ильясов. Шулай ук ул район хакимияте тарафыннан әлеге спорт төренә һәм тулаем физик культураны үстерүгә аерым игътибар бүленүен билгеләде. Мәгарифне, мәдәниятне һәм спортны үстерүгә байтак өлеш керткән өчен Вәкил Искәндәр улы район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаровка Почет грамотасы тапшырды, район спорт комитеты рәисе Р.Л.Яруллин, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры И.И.Исламоратов һәм көрәш буенча секцияләр тренерлары Рәхмәт хатлары алды.

Залда утыручыларга һәм шәхсән Альмира Вәлиәхмәт кызына Илдус Гомәров та изге теләкләрен җиткерде. Спорт чарасының тагын бер хөрмәтле кунагы Айдар Галимов республика турнирының Пионерия көне белән туры килүен искә төшерде, кайчандыр ул бик популяр һәм бик матур бәйрәм булган, ә турнирга килгәндә, ул болай диде:

- Бу бик яхшы фикер, герой-якташларыбызны һәрвакыт истә тотарга, аларны хөрмәтләргә һәм онытмаска кирәк. Ничек кенә кыен булмасын, бу безнең тарих. Вакытны һәм һәлак булганнарны кире кайтарып булмый. Аларның әниләре алдында түбәнчелек белән баш иябез, - диде Айдар Гани улы һәм сәхнәдән музыкаль бүләксез китә алмады. Ул туган якларына әйләнеп кайта алмаганнар истәлегенә багышлап җыр башкарды. Бу вакытта бөтен зал торып басты һәм дәррәү алкышлады. Бу бик дулкынландыргыч, чагу тамаша булды.

Аннары спорт залында турнир җиңүчесе исеменә алышлар дәвам итте. Спортчылар моңа бөтен көчен салды. Алар шәхси җиңү өчен генә тырышмады, яуланган һәр очко команда тупланмасына керә барды. Батырлар көрәшкән арада чараның мәртәбәле кунаклары локаль сугышларда һәлак булганнар Стеласына чәчәкләр салды. Бер минут тын торып аларны искә алды.

Көрәш буенча республика турниры безнең көрәшчеләрнең җиңүе белән тәмамланды. Кече төркемнәрдә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында – Стәрлебаш районы, икенче урында – Баймак, өченче урында Куергазы районнары. Өлкән төркем арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: Стәрлебаш районының 1 санлы командасы беренче, Мәләвез районы спортчылары икенче, безнең районның 2 санлы командасы өченче урында. Җиңүче командалар кубоклар, грамоталар һәм 25000, 20000, 15000 сум күләмендә тиңдәшле рәвештә акчалата премияләр алды. Шәхси беренчелектә җиңүчеләр дә акчалата наградаларга лаек булды.

Мондый дәрәҗәдәге чараны үткәрү, әлбәттә инде, күп кенә финанс чыгымнар таләп итә. Әлеге турнирга әзерлек кысаларында район Мәдәният йорты спорт залында ремонт ясалган, спорт инвентарьлары һәм музыкаль яктан бизәү өчен җиһазлар урнаштырылган иде. Районнан чыккан якташларыбыз спонсорлык ярдәме күрсәтте: РФ Дәүләт Думасы VII чакырылыш депутаты Р.Р.Ишсарин, “Уфаоргсинтез” ачык акционерлар җәмгыяте нефть эшкәртү заводының генераль директор урынбасары Н.М.Мәхмүтов, җаваплылыгы чикләнгән “Тегедиз” җәмгыяте директоры И.Н.Харасов, шулай ук Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры И.И.Моратов, район үзәге оешмалары: үзәк район дәваханәсе, район элемтә узелы, юл ремонт-төзелеш идарәсе оешмалары, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре: җаваплылыгы чикләнгән “Нур” агрофирмасы”, “Правда” җәмгыятьләре, Ленин исемендәге, Матросов исемендәге, “Күндерәк” хуҗалыклары, “Урожай”, “ТУЛПАР” җәмгыятьләре, җаваплылыгы чикләнгән “ГазСтройИнвест” җәмгыятенең су белән тәэмин итү эшләре буенча подрядчы-башкаручылары (директоры Р.Ф.Солтанов), җаваплылыгы чикләнгән “Гипрокат” җәмгыяте (директоры А.В.Калмыков). Хәйриядә катнашучылар исемлегенә Аллагуат авыл биләмәсеннән тагын җиде фермер кушылды. Хосусый эшкуар Р.С.Фәхриев эскәмияләр өчен такта бүлде. Районны социаль үстерүгә ярдәм хәйрия фондыннан 60 мең сум акча бүленгән. Спонсорларның финанс ярдәме – балалар һәм үсмерләр спортына, талантлы спортчыларга, шул исәптән район көрәшчеләренә зур ярдәм.

Милли көрәш – безнең районда иң яраткан һәм популяр спорт төре һәм бу, һичшиксез. Стәрлебаш югары дәрәҗәдәге спорт чаралары үткәрү урыны булып кына тормый, шулай ук чагу җиңүләр территориясе, чын чемпионнар тәрбияләүче урын.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: