Барлык яңалыклар
Спорт
11 Май 2018, 13:00

Турнир иң яхшыларны җыйды

Җиңү көненә һәм Советлар Союзы Герое А.Ш.Әхмәтовның тууының 100 еллыгына багышланган шахмат турниры бергә 60 шахматчыны җыйды. Ярышлар 4 майда «Стәрле» спорт-сәламәтләндерү комплексында үтте.

Уен дүрт яшь төркемендә барды, анда яңа уйнарга өйрәнгән кешеләр дә, күп тапкыр җиңү яулаган тәҗрибәле шахматчылар да катнашты. Менә турнирда җиңүчеләрнең исемнәре: башлангыч класслар арасында Эльвина Мөрәсова, Софья Кунаккузина, Ильвина Туктарова, Денис Шәрипов, Ленар Сәяхов, Тимур Ходайбердин I, II, III урыннар яулады. 5-8 класс укучылары арасында: Сабрина Шәрәфетдинова, Юлия Морзагалиева, Марина Павлова, Рамазан Галиев, Динар Гарипов, Реналь Кәримов. Өлкән класс укучылары арасында Зарина Вәлиуллина, Рәйлә Мостафина, Дамир Хәкимов, Фидан Мостафин, Айдар Әюпов җиңүче булды. Өлкәннәр арасында призерлар исәбендә Илдар Баһаветдинов, Фәрит Гатауллин, Алик Ибәтуллин, Людмила Павлова.

Район спорт комитеты һәм Герой А.Ш.Әхмәтовның улы Айрат Абдулла улы ярышның спонсорлары булды.

Әмир ГАТАУЛЛИН, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе

тренер-преподавателе.

А.ЗӘЙНЕТДИНОВ фотосы.

Читайте нас: