Барлык яңалыклар
Спорт
7 Май 2018, 11:12

Бөек Җиңү хөрмәтенә эстафета

Иртәдән үк салкынча һәм болытлы иде. Аннары яңгыр да ява башлады. Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасында катнашучыларның бераз кәефе кырылды, ләкин ярышлар башланыр алдыннан һава торышы әйбәтләнде: кояш чыкты һәм язгы көнгә хас булганча җылытып җибәрде. Җиңел атлетлар җитдиләнеп китте, һава торышының уңай якка үзгәрүе аларга көч-куәт өстәде.

Спорт чарасы башланыр алдыннан барлык командалар сафка басты. Мәгариф учреждениеләреннән - 21, оешмаларның һәм учреждениеләрнең хезмәт коллективларыннан - җиде, районның авыл биләмәләреннән алты команда катнашты.

Катнашучыларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Ә.Суфьянова сәламләде. Аннары 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең 14 укучысы тантаналы рәвештә яшь армиячеләр сафына кабул ителде. Алар илнең чын ватанпәрвәрләре булырга, аны яратырга һәм сакларга ант итте һәм Альбина Әбүзәр кызы кулыннан значоклар алдылар.

Эстафетаны оешмалар һәм авыл биләмәләре вәкилләре ачты. Монда барысы да гади иде – өч катнашучы - өч этап. Ярышлар район үзәге урамнары буйлап үтте. Әйтергә кирәк, спортчылар үз бурычларын әйбәт башкарды. Авыл биләмәләре арасында Куганакбаш авыл биләмәсе беренче урынны алды, Бузат авыл биләмәсе вәкилләре икенче булды, өченче призлы урын яңгырчылыларда. Район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре арасында соңгы этапта ике көчле команда – Русия Эчке эшләр министрлыгы Стәрлебаш районы буенча бүлеге һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе арасында көчле алыш барды. Нәтиҗәдә финиш сызыгын беренчеләрдән булып полиция хезмәткәре үтте. Өченче урында - үзәк район дәваханәсе вәкилләре.

Мәктәп укучылары тулысынча үзләренең осталыкларын күрсәтә алды. Дистанцияләрдә алар яхшы йөгерү техникасы, җиңүгә чәмле омтылыш күрсәтте. Нәтиҗәдә 5-7 класслар арасында Первомайский урта мәктәбе җыелма командасы җиңүче булды, икенче урында 2 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе спортчылары, 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбе яшь җиңел атлетлары өченче урынга лаек булды. Өлкән класслар арасында ярыш аеруча киеренке булды. Бу көнне спорт эстафеталары тарихында бервакытта да булмаганча 1 санлы урта мәктәп укучыларыннан торган барлык өч команда әлеге яшь категориясендә барлык призлы урыннарны алды.

Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм Грамоталар белән бүләкләнде. Ә командаларга район спорт комитетыннан Кубоклар тапшырылды.

Фаягөл ЙОСЫПОВА.

Автор фотосы.

Читайте нас: