Барлык яңалыклар
Спорт
20 апрель 2018, 12:23

Су, сәламәтлек һәм күтәренке кәеф көне

Башлангыч мәктәп директоры Г.А.Хөсәенова призларына ярышлар ел саен йөзәргә яратучыларны җыя. Бу юлы йөзү ярышларында 60 бала катнашырга теләк белдерде. Алар барысы да иң яхшы нәтиҗә күрсәтергә, дистанцияне тизрәк йөзеп үтәргә тырышты.

Беренче класслар арасында беренче, икенче һәм өченче урыннарны тиңдәшле рәвештә Даниэль Вейгант, Тимур Якупов, Тамир Хәсәнов, кызлар арасында: Алина Гыймазова, Алена Макарова, Арина Фархшатова, Самира Хатмуллина бүлеште. Икенче класс укучылары арасында иң яхшы вакытны Илнар Халитов, Айдар Латыйпов, Арсен Хөсәенов, Самира Мусакаева, Самира Туктарова, Динә, Камилла Максютова күрсәтте. Өченче класс йөзүчеләре арасында Илнар Савин, Адель Дәминев, Вилдан Гайсаров, Азалия Фәйзуллина, Арина Үләева, Азалия Сәлимгәрәева җиңүче булды. Дүртенче класслар арасында Рәсүл Кадыйров, Кәрим Рысаев, Рудольф Абукаев, Динә Мөхәммәтшина, Милана Вәлимөхәммәтова, Аделина Назарова, Азалия Карамышева призлы урыннарны яулады. Җиңүчеләр Гүзәл Абдрахман кызыннан медальләр һәм грамоталар алды, ә спонсорлар Ф.Якупов, А.Фархшатов, Р.Корбанов, Ф.Рысаевлардан татлы призлар барлык катнашучыларга таратылды. Шулай ук И.Исламоратов җитәкчелегендәге спорт-сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләренә чараны үткәрүдә ярдәм иткәннәре, шәхсән Р.Яруллинга вакытны төгәл исәпләп барганы өчен рәхмәт.

Безнең укучыларыбыз һәрвакыт көчле, җитез булырга әзер һәм төрле спорт ярышларында бик теләп катнашалар. Һичшиксез, моңарда физрук Дамир Ишбулдинның һәм Вилдан Мөрәсевның хезмәте зур. Алар балаларда спортка кызыксыну уятуга, сәламәтлек өчен файдалы чаралар оештыруга ирешә. Балаларның физик күнегүләрнең файдалы булуын белүе һәм кечкенәдән үк сәламәтлекләрен саклавы бик мөһим.

Лилия КӘРИМОВА, Стәрлебаш башлангыч мәктәбенең

тәрбия эше буенча директор урынбасары. Фото автор тарафыннан бирелде.

Читайте нас: