Барлык яңалыклар
Спорт
20 апрель 2018, 18:17

Келәмдә кызу көрәш

Минем игътибарымны 8-10 яшьлек малайлардан торган зур булмаган төркем җәлеп итте. Яшь спортчылар йөзләрендә тамчы да дулкынлану әсәре юк иде. Алар көрәшергә әзер, ә иң мөһиме, бертуктаусыз аяклары һәм куллары белән күнегүләр ясый, бер үк вакытта алда торган ярыш турында актив әңгәмәләшәләр иде. Аларның берсе аеруча актив күнегүләр ясый. - Синең исемең ничек? - Рияз Сәгытдинов. Мин Елембәт авылыннан. Дүртенче класста укыйм. - Көрәш белән күптәннән шөгыльләнәсеңме? - Ике ел. - Бүләкләнгәнең бармы? - Кабакушта икенче урынны алдым.

Хөрмәтле кеше – Барый Арслангулов истәлегенә багышлап үткәрелгән ярышларда Рияз кебек малайлар бик күп булды. Алар күптән түгел генә шөгыльләнә башлауларына карамастан, уңышларга ирешкән. Ә мондый ярышлар безнең батырлар өчен яхшы старт. Чөнки республиканың һәм илнең күпме чемпионнары осталыкларын арттырган, тәҗрибә туплаган, нәкъ менә шундый район күләмендәге чараларда беренче җиңүләргә ирешкән.

- Әлеге турнир 26нчы тапкыр үткәрелә, көрәш елдан-ел популярлаша бара. Безнең егетләр республика һәм Русия дәрәҗәсендәге ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, һәм бу сөендерә, - дип билгеләде район хакимияте башлыгы Ф.З.Туктаров җыелучылар алдында чыгыш ясап.

- Һәрвакыт яхшы нәтиҗә күрсәткәннәргә тиңләшергә тырышыгыз. Уңышларыгыз белән әти-әниләрегезне, тренерларны шатландырыгыз, - дип теләде спортчыларга Барый Кинҗәбулат улының улы Юрис Арслангулов, ул шушы еллар дәвамында ярышларның төп оештыручысы һәм спонсоры булып тора.

Ярышлар берьюлы ике келәмдә барды. Катнашучылар да, тарафдарлар да күп иде. Тулаем гаиләләре белән килгәннәр. Аскар Балтабаевны әнисе, сеңелләре Алина һәм Айлина хуплап торды. Аскар бу көнне өченче призер булды. Өч призер арасына минем яңа танышым Рияз да керде. Кабакуш авылыннан Юнир Ягъфәров турнирда үзенең дүрт улын – Венер, Фәнүр, Ильяс, Юлайны алып килгән. Ягъфәровлар бервакытта да бүләксез кайтып китми. Бу юлы да шулай – Ильяс алтын, Фәнүр көмеш медальгә лаек булдылар. Люция һәм Рәшит Әбүләевлар оныклары Илдарны хуплау өчен Югары Шәкәр авылыннан килгән.

Ярышлар кызу барды. Очкыннар чыгарлык итеп көрәштеләр! Ярышлар 15 авырлык категориясендә үтте. Барлыгы 86 спортчы катнашты. Кызганычка каршы, күңелсезлекләр дә булды – өч спортчы имгәнде, мондый хәл бик сирәк була. Чара барышында ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дежурда торды.

Турнир призерлары медальләр, грамоталар, Юрис Арслангуловтан акчалата призлар алды. Очрашу тәмле төшке аш белән тәмамланды.

Фаягөл ЙОСЫПОВА. Автор фотолары.

Читайте нас: