Барлык яңалыклар
Спорт
17 апрель 2018, 11:51

Спорт көнен актив, күңелле һәм истә калырлык итеп билгеләдек

Ел саен апрель аенда бөтен дөньяда Халыкара спорт көне билгеләнә. Бу чара халык сәламәтлекнең тормышта зур мәгънәгә ия булуын аңласын өчен үткәрелә.

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, күп кеше катнашлыгында спорт чараларында катнашуга кызыксыну тәрбияләү, балаларның үз көчләренә һәм белемнәренә ышанычларын ныгыту, спортка сөю тәрбияләү максатларында 10 апрельдә 1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбендә традицион Спорт көне үткәрелде. Анда 1 санлы урта мәктәпнең 5-8, 10 класс укучылары һәм башлангыч мәктәпнең 4 класс укучылары катнашты.

Чара “Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында үтте.

Бәйрәмне тантаналы ачканнан соң, укучылар ярышларда катнашты. Аларның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде, Тимур Фәхриев (8а классы) аркылы борыста күтәрелү буенча, Эльвина Исмәгыйлева (8а классы) аркага ятып гәүдәне күтәрү буенча, Алина Атнагулова (5а классы) идәнгә ятып кулларны бөкләү һәм турайту буенча, Илнур Галиев (10б классы) һәм Карина Гатауллина (8б классы) ике аяк белән этенеп урыннан ераклыкка сикерү буенча абсолют чемпионнар булды.

Башлангыч класс укучылары да читтә калмады. Алар да ярышларда актив катнашты һәм лаеклы бүләкләр алды.

Иң кызыклы һәм дулкынландыргыч ярыш төре йөзү булды: 4х25 метрга команда эстафетасы һәм 25 метрга (5-7 класслар) һәм 50 метрга (8-10 класслар) йөзүгә шәхси беренчелек. Тимур Нигъмәтуллин (5б классы) һәм Раилина Галиева (10а классы) иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

11а классы укучылары Рөстәм Җиһаншин һәм Илнар Хөбетдинов ГТО нормативларын алтын значокка үтәде һәм Тестлау үзәге җитәкчесе Илнур Исламоратовтан таныклыклар алды.

Спорт көне ахырында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде. Мәктәп директоры Рафикъ Әбүләев “Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексына, аның директоры И.Исламоратовка һәм тренер-преподавательләргә спорт чарасын оештыруда, балалар һәм үсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда, физик культура һәм спортка җәлеп итүдә, һәр яклы үсешкән шәхес формалаштыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәмне оештыруда спонсорлар бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте. Мәктәп коллективы хосусый эшкуарлар Фәнис Якуповка, Раил Фәхриевка, Гүзәл Гнездиловага, Айрат Фархшатовка, Марина Рудаковага, Ринат Хөсәеновка, Гөлсинә Хәлиуллинага; районның баш ветеринар-табибы Азат Әхмәровка аерым рәхмәт белдерде. Моннан тыш, мәктәп директоры, оештыручы-укытучылар А.В.Мәхмүтов, Ф.С.Гыйләҗев, Р.А.Хөббетдиновлар тарафыннан махсус премияләр бирелде.

Ярышларда катнашучыларның гомум фикере буенча, чара югары дәрәҗәдә үтте. Бу көнне барлык укучылар да кәеф күтәренкелеге алды.

Эльвира ГАЛИМОВА,

1 санлы Стәрлебаш урта мәктәбенең укытучысы.

Читайте нас: