Барлык яңалыклар
Спорт
16 апрель 2018, 11:39

Спартакиада бик шәп үтте!

Белем бирү системасында физкультура хәрәкәте активын, иң яхшы спортчыларны һәм спорт командаларын билгеләү һәм хуплау, шулай ук профсоюз юнәлеше буенча ирешелгән нәтиҗәләрне саклау һәм арттыру матур традициягә әверелде. Шундыйларның берсе – республиканың белем бирү оешмалары хезмәткәрләре арасында “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында зональ ярышлар быел безнең районда үткәрелде.

Алдан хәбәр ителүенчә, чаңгы ярышлары февральдә үтте. Март ахырында “Стәрле” спорт-сәламәтләндерү комплексы, 2 санлы урта мәктәп һәм район Мәдәният йорты базасында өстәл теннисы, шахмат һәм волейбол ярышлары үтте. Чараны ачуда сәламләү сүзләре һәм сәламәтлек теләп, район хакимияте башлыгы урынбасары А.Ә.Суфьянова, мәгариф бүлеге начальнигы М.Ә.Кәримов һәм шушы юллар авторы чыгыш ясады. Кемерово өлкәсендәге фаҗигале вакыйгага бәйле, очрашу башында катнашучылар янгында һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алды.

Әлеге ярышларда Әлшәй, Күгәрчен, Миякә, Стәрлебаш һәм Федоровка районнарыннан мәгариф системасының 88 спортчы-хезмәткәре катнашты. Тулаем безнең педагогик хезмәткәрләр әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте. Шахматчылар командасы иң көчлеләр исәбенә керде. Аның составында Альбина Аюкасова (Бузат урта мәктәбе укытучысы), Камил Арсланов (Тәтер-Арслан урта мәктәбе җитәкчесе), Әмир Гатауллин (Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-преподавателе) һәм хезмәт ветераны, Тәтер-Арслан мәктәбенең элекке директоры Рамил Арсланов. Әлшәй районы командасы икенче, Күгәрчен районы – өченче урынны алды.

Өстәл теннисы буенча шәхси зачетта Наил Шәрипов (Елембәт урта мәктәбе җитәкчесе) һәм Зилия Батыршина (Елембәт урта мәктәбе укытучысы) аеруча нәтиҗәле чыгыш ясады. Өстәл теннисы буенча гомумкоманда зачетында беренче урынны Миякә районы вәкилләре алды, икенче урында – Әлшәй районы, безнең район командасы өченче булды. Волейбол һәм барлык спорт төрләре буенча гомум йомгаклау зачетында да шундый нәтиҗәләр.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм кубоклар, ә төркем зачетында командалар грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Район мәгариф бүлеге һәм мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты исеменнән барлык катнашучыларга, шулай ук белем бирү учреждениеләренең җитәкчеләренә, хезмәт ветераннарына рәхмәт белдерәсем килә. Укытучыларның сәламәт яшәү рәвеше алып бару белән бергә укучыларына дөрес үрнәк күрсәтүләре дә сөенечле.

Ярыш кунаклары районда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар булуын билгеләде һәм спартакиада программасына тагын бер төр – йөзүнең өстәлүен теләде. Физик форманы тоту, рух күтәренкелеге алу өчен яхшы шартларда безнең педагоглар, ветераннар һәм районның барлык халкы гаиләләре белән ялның актив төрләре белән шөгыльләнсеннәр иде дип телисе килә.

Раушания РЫСАЕВА, мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты рәисе.

Автор фотосы.

Читайте нас: