Барлык яңалыклар
Спорт
16 апрель 2018, 14:48

Самбочылар – призерлар исәбендә

Ай башында 2006-2007 елгы кызлар һәм малайлар арасында самбо буенча Стәрлетамак шәһәрендә үткән ярышларда безнең район спортчылары (рәсемдә) лаеклы чыгыш ясады һәм призерлар исәбенә керде.

Камил Хәсәнов, Арсен Уразбахтин, Аделя Сабитова өченче урын алды, Илдан Исхаков алтын медаль яулады! Адель Дәминов дүртенче урында.

Бер атнадан Стәрлетамак районының Наумовка авылында шул ук төр ярышларда 2001 елгы спортчылар арасында яшь самбочыларның уңышын аларның өлкән иптәшләре кабатлады. Тәтер-Арслан егетләре Нил Атласов, Булат Ишбулдин икенче урыннар алды, Артур Рысаев иң яхшы өчәү арасына керде.

7 апрельдә Стәрлетамак шәһәрендә сугышчан панкратион буенча Башкортстан Кубогы үтте. Монда Мәләвез, Уфа, Оренбург, Стәрлетамак, Иглин, Салават, Туймазы, Ишембайдан барлыгы 140 кеше катнашты. Безнең егетләр – Мортазадан Ильяс Атангулов һәм Яңа Калкаштан Тимур Карамышев көндәшләреннән бераз гына калышып, дүртенче урын алды.

Рим ХӨСНЕЛГАТИН,

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-преподавателе. Автор фотосы.

Читайте нас: